Бу атнада Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак
Алмашынучан болытлы һава торышы булачак.
Татарстан синоптиклары алдагы берничә көнгә һава торышы фаразларын җиткерде. Шул хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында урнаштырылган.
17 апрель, дүшәмбе көне явым-төшемнәр көтелми, шулай да алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көндез +11..+16 градуска кадәр җылыта. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге урыны белән секундына 4-9 метрга кадәр җитәчәк.
Сишәмбе дә шундый ук һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы −1..+4, көндез +14..+19 градус тәшкил итәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан исә.
Чәршәмбе көнне алмашынучан болытлы һава торышы булачак, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге урыны белән секундына 4-9 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +13..+18 градуска кадәр күтәреләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев