Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киләсе атнада Татарстанда 0 градуска кадәр җылыта

Синоптиклар бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтә.

Татарстанда һава температурасы акрынлап күтәрелүен дәвам итә — аномаль салкыннар Уралга күченде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

16 декабрьдә, шимбә көнне, һава торышы үзгәрә. Республикада кар явачак һәм буран чыгачак. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә −11..-16 градус, көндез −6..-11 градус тәшкил итәчәк. Синоптиклар бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтә.

Якшәмбе көнне бераз кар көтелә, төнлә термометрның терекөмеш баганасы −12..-17 градус, көндез −12 градусны күрсәтәчәк.

Якынча мәгълүматлар буенча, киләсе атна башында кар һәм буран көтелә. Һава температурасы күтәрелүен дәвам итә: 18 декабрьдә −4..-9 градус, 19 декабрьдә 0..-5 градус булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев