Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Киләсе атнада Татарстан халкының кыска эш көне булачак

Моның сәбәбе - 30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү.

Татарстан халкының киләсе атнада кыскартылган эш көне булачак. Моның сәбәбе — 30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү.

Айның соңгы эш көне, 29 август, бәйрәм алды көне булачак, шул сәбәпле эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

Ләкин Республика көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә ТР халкында өстәмә ял көне булмаячак. Бәйрәм көне шимбәгә туры килә, ә республика бәйрәмнәре очрагында өстәмә ял көннәре күчерелми.

Август аенда биш көнлек эш графигы белән эшләүче татарстанлылар 21 көн эшли һәм 10 көн ял итәчәк.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев