Киләсе атнада циклон Татарстанга янәдән яшенле яңгыр алып килә
Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.
Татарстанда әлегә антициклон һәм төньяк-көнчыгыш һава агымнары тәэсирендә урнашкан уртача җылы һәм коры һава торышы сакланачак, әмма ял көннәре азагына һава торышы шартлары үзгәрә башлаячак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.
Иртәгә, 18 июльдә, һава температурасы төнлә +9..+14 градус, ә көндез +21..+26 градус була.
Шимбәгә, 19 июльгә, каршы төн тагын да салкынрак булачак — +6..+11 градус. Көндез исә һава +20, +25 градуска кадәр генә җылыначак.
Якшәмбегә, 20 июльгә, каршы төн бераз җылырак була — +7..+12 градус. Әмма тәүлекнең якты вакытында «һава агымнары көньяктан килә башлый», шул сәбәпле «һава тизрәк җылыначак» — +23, +28 градуска кадәр.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 21 һәм 22 июльдә, төбәккә көнбатыш циклонының алгы өлеше тәэсир итәчәк. Тагын да җылырак булачак — көндезге сәгатьләрдә +25, +31 градуска кадәр. Урыны белән (күбесенчә Татарстанның көнбатыш районнарында) кыска вакытлы яшенле яңгырлар булу ихтимал.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев