Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Киләчәк буыннарга ядкарь

Татар әдәбияты классигы Хәсән Туфанның якташы, Аксубай районының җәннәтләргә тиң гүзәл табигатьле Такталы авылында дөньяга килгән Әлфия Рифкать кызы Сибгатуллинаның «Такталы кочагында» дип исемләнгән дүртенче китабы дөнья күрде.

Фотода: Ә.Сибгатуллина / Фото шәхси архивтан

Бүген яңартылган, чистартылган саф сулы түгәрәк күле белән ямьләнгән бу авыл автор иҗатында аерым бер җылы урын били.

«Китап – белем чишмәсе», – дип халкыбыз юкка гына әйтми. Китапларда күпме мәгълүмат, күпме гыйлем чыганагы тупланган! Китап уку – күңелгә шифалы дәва кебек. Яхшы әсәрне укып чыккач, аннан аерыласы килми, кабат-кабат кулга аласы килеп тора.

Тугыз бүлектән торган «Такталы кочагында» китабына кереш сүзне Россия һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Фәрит Яхья улы Вагыйзов язган.

Һәркайсыбызның кендек каны тамган туган йорты, кадерле авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары, күренекле шәхесләре, тырыш авылдашлары була. Автор китапта якын күршеләре Минниса һәм Мидхәт Хөснуллиннарны, аларның ярдәмчел уллары Илшатны, авылның хөрмәтле кешеләре Илмас Хисаметдинов, Гөлшат Галиуллина, Ландыш Хөснуллина, Әгъния апа һәм Габдулла абыйларны җылы хисләр белән искә ала. Бу язмалар аша туган якка мәхәббәт, кешеләргә ихтирам ачык сизелә.

Китаптагы прозаик язмалар авторның шигырьләре белән үрелеп бара. Ә шигырьләр төрле темага багышланган: табигатькә, авыл кешеләренә, гаиләгә, туганнарга, дусларга. Әлфия Рифкать кызы үзенең хис-кичерешләрен гади, аңлаешлы, әмма тирән мәгънәле итеп җиткерә белә.

2008 елда «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә килеп кушылганнан соң, ул тәҗрибәле каләм ияләре – Рифкать Имаев, Никифор Тукмачев, Фәтхулла Абдуллин, Нурулла Гаптуллин кебек остазлар янында иҗат серләренә өйрәнде. Бүгенге көндә ул берләшмәнең идарә әгъзасы, «Музейлар эше» өчен җаваплы. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә берләшмә әгъзалары республика музейлары белән генә түгел, башка төбәкләрдәге музейлар, язучылар һәм күренекле шәхесләр белән дә тыгыз элемтәдә тора.

«Такталы кочагында» китаплары / Фото шәхси архивтан
«Такталы кочагында» китаплары / Фото шәхси архивтан

Иҗатына фатиха биргән татар шагыйре, Фәнис Яруллин белән аралашу хатирәләре дә китапта лаеклы урын алган. Автор бүген дә шагыйрьнең тормыш иптәше Нурсөя ханым белән элемтәдә яши. Шулай ук Яңа Чишмә районы Зирекле авылы музее, Чистай районы Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакый һәм Хәсән Туфан музейлары, Мамадыш районы Кече Сөн авылындагы Фәрит Яруллин музее, Әлмәт районы Габдрахман авылы музее, Сарман районы музеендагы очрашулар турында язмалар да бай эчтәлекле.

Хезмәт юлын «Түбән Кама шин» берләшмәсендә башлап җибәргән Әлфия Сибгатуллина кырык ел буе яраткан һөнәренә тугры кала. Күптән түгел Нефть һәм нефтехимия тармагы хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Бу – аның югары һөнәри осталыгына һәм күпьеллык намуслы хезмәтенә бирелгән зур бәя.

Хезмәттәшләре, дуслары, каләмдәшләре Әлфия Рифкать кызын ихлас күңелдән хөрмәт итәләр. Китап ахырында урын алган шигырьләр һәм мәкаләләр дә аның тырышлыгы, максатчанлыгы, ярдәмчеллеге турында сөйли.

Иманым камил: «Такталы кочагында» китабы туган авылның кадерле ядкаренә әверелер, киләчәк буыннар өчен кыйммәтле истәлек булып, буыннан-буынга тапшырылыр.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев