КФУда татар телле журналистлар әзерләү өчен «ТНВ Медиалабораториясе» проекты эшли башлый
Әлеге проект «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә теле-радиожурналистикада үзләрен сынап карарга теләүче студентларга өстәмә белем бирү максатыннан үткәрелә.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар телле журналистлар әзерләү буенча «ТНВ Медиалабораториясе» проектын тәкъдим иттеләр. Әлеге проект «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә теле-радиожурналистикада үзләрен сынап карарга теләүче студентларга өстәмә белем бирү максатыннан үткәрелә.
«Без бу проектка бик озак килдек. Бүгенге көндә күп кеше «телевидение бетте», — дип сөйли. Телевидение бетмәде, ул яши. Проектыбызның максаты да шунда: бу өлкәдә эшләргә теләүче кешеләрне табу һәм әзерләү. Хәзер бөтен кеше дә блогер булырга тели, моны җиңел эш дип саный. Бу алай түгел. Боларның барысы өчен дә профессиональ яктан белемле булу кирәк, чөнки һәр нәрсәнең нигезе булырга тиеш. Бу проектка студентлар ышанып килгән икән, кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз», — диде «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.
Әлеге очрашуда проектта белем бирәчәк шәхесләр дә катнашты. Алар арасыннан Илфар Кәримов, Алинә Сөләйманова, Лилия Кадырова (Нигъмәтҗанова), Сәрия Хәбибуллина да үз фикерләрен җиткерде, барлык кешегә уңышлар теләделәр.
«Илшат Әминов һәм ТНВ каналы җитәкчеләре безгә бу проект буенча кыскача мәгълүмат бирде. Якын арада студентлар белән тагын очрашып сөйләшербез. Алга таба бу курсларны рәсми рәвештә университет күләмендә теркәячәкбез һәм уңышлы тәмамлаучыларга документ тапшырачакбыз. Һәркайсыгызга да үзегезне сынап карау өчен мөмкинлек бирелә. Мондый уникаль шансны кулдан ычкындырырга ярамый», — дип йомгаклады Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев