Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

КФУ зоологы: Бал кортлары инде уянды, әгәр җылы булса, башка бөҗәкләр дә күренәчәк

Алар кышкы йокыдан уянды, чөнки көннәр җылынды, ди белгеч.

Яз иртә килгәнлектән кайбер урыннарда инде бал кортлары уянды, әгәр бу атнада Татарстанда җылы һава торышы сакланса, башка бөҗәкләр дә күренәчәк. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Хәзерге вакытта Россиянең кайбер төбәкләрендә берән-сәрән карда утырган бал кортларын күрергә мөмкин. Гәрчә салкын канлы әлеге бөҗәкләр өчен мондый һава торышы зыянлы.

«Алар кышкы йокыдан уянды, чөнки көннәр җылынды, нәтиҗәдә без менә шундый гадәти булмаган күренешләрне күзәтәбез», — дип ачыклык кертте галим.

«Күбәләкләр оча башлады дип әйтмим, әмма бу атна дәвамында җылы торса, башка бөҗәкләр дә уяначак», — диде ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев