КФУ профессоры 50 мең сум пенсия алу өчен күпме акча эшләргә кирәклеген аңлатты
50 мең сум күләмендә пенсия алу өчен 300 пенсия баллы тупларга кирәк.
50 мең сум пенсия түләсеннәр өчен хезмәт хакының күләме кимендә 130 мең сум тәшкил итәргә тиеш һәм 45 ел дәвамында шундый керем алырга кирәк. КФУ профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«50 мең сум күләмендә пенсия алу өчен 300 пенсия баллы тупларга кирәк. Әгәр кеше 40-45 ел эшләсә һәм шушы вакыт эчендә хәзерге кебек 130-150 мең сум хезмәт хакы алса, бу мөмкин әйбер», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Шул ук вакытта икътисадчы сүзләренчә, хезмәт хакы тулысынча ак булырга, эш бирүче аннан Социаль фондка взнослар түләргә тиеш.
«Моннан тыш, урта ранглы дәүләт хезмәткәрләренең (хәрбиләр, судьялар, прокурорлар) шундый пенсиясе булырга мөмкин», — дип сүзен төгәлләде икътисадчы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев