Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

КФУ метеорологы язның иртә килмәячәген әйтте

Метеорологлар чын язның килүе дип уртача тәүлеклек температура «нуль» градустан «плюс» ягына күчкән чорны саный.

Фаразлар буенча, быел март салкын булачак. Ай дәвамында явым-төшем нормасы үтәлер дип көтелә. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Март — күчеш ае, контрастлар ае, бу айда һава торышы бик үзгәрүчән. Календарь буенча яз башланса да, март кыш ае булып санала. Мартта айлык уртача температура −3..-4,5 градус тәшкил итә. Россия Гидрометеорология фаразлары буенча, бу ай салкын булачак. Явым-төшем нормада була», — диде ул.

Метеорологлар чын язның килүе дип уртача тәүлеклек температура «нуль» градустан «плюс» ягына күчкән чорны саный. Татарстанда бу гадәттә 30 марттан 3 апрельгә кадәр була. Астрономик яз 21-23 мартта, язгы көн белән төн тигезләшкәндә башлана. Безнең якларда тотрыклы кар катламы гадәттә 10-11 апрельдә эри. Юрий Переведенцев мәгълүматлары буенча, быел яз иртә килмәячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев