Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

КФУ галиме: Җәйге эсседә өермә һәм башка метеорологик күренешләр күзәтелергә мөмкин

Июльдә аномаль эсселек көтелә.

Россия Гидрометеоүзәге метеорологлары җәен Татарстанда аномаль эсселек вәгъдә итә. Бу чорда давыл, көчле яшенле яңгыр, өермә кебек куркыныч метеорологик күренешләр күзәтелергә мөмкин. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Җәйге айларда җылылык аномалияләре еш кына давыл, яшенле яңгыр, өермә кебек куркыныч метеорологик күренешләр белән аралашып бара. Конвектив тотрыксызлык үсү сәбәпле, Россия һәм Татарстанда өермәләр ешрак кабатлана», — дип искәртте Әүһәдиев.

Россия Гидрометеоүзәгенең төгәллек кертелгән фаразы нигезендә, июньдә һава температурасы климатик нормага якын булачак. Июльдә исә аномаль эсселек көтелә. Августта һава торышы тагын климатик нормага якын була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев