Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Кешеләр язмышы өчен җаваплылык тоеп

1992-1998 елларда Түбән Кама шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы, РФ һәм ТР атказанган транспорт хезмәткәре, РФ Мактаулы транспортчысы, «1 нче ПАТП» АҖ директорлар советы рәисе, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Әгътәс Нургата улы Галиәхмәтов шәһәребез тарихында тирән эз калдырган шәхес.

Әгътәс Галиәхмәтов. / Фото шәхси архивтан.

Шәхес һәм заман

Ул җитәкче буларак та, гади кеше буларак та үзен тыныч, уйлап эш итүче, җәмгыять алдында җаваплылык тоючы шәхес итеп танытты. Аның хезмәт юлы Түбән Кама тарихының катлаулы бер чорына – шәһәр тиз үскән, катгый карарлар һәм зур җаваплылык таләп ителгән елларга туры килә.

Әгътәс Галиәхмәтовны якыннан белүчеләр, гадәттә, аны эшкә таләпчән, кешеләргә карата хөрмәтле мөнәсәбәттәге кеше буларак искә ала. Ул кабинетта гына утырып карар чыгаручылардан түгел, ә вазгыятьне үз күзләре белән күреп, кешеләр фикерен тыңлап эш итүне өстен күрә. Әнә шул сыйфатлары аны хезмәттәшләре һәм гади эшчеләр арасында абруйлы иткән дә инде.

Аның хезмәт юлы – Түбән Каманың үсеш елъязмасының аерылгысыз өлешен били.

Тамырлар һәм формалашу

Әгътәс Галиәхмәтов 1944 елның 23 февралендә Куйбышев (хәзерге Самара) өлкәсенең Камышлы авылында гади крестьяннар Хөршидә һәм Нургата Галиәхмәтовлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Балачагы ил өчен җиңел булмаган елларда уза. Ул чор кешеләре кечкенәдән хезмәтнең кадерен аңлап үскәннәр.

Гаиләдә хезмәткә, тәртипкә, биргән вәгъдәләрне үтәргә, җаваплылык хисенә сүз белән түгел, эш белән өйрәткәннәр. Болар барысы да булачак җитәкченең холкында чагылыш таба.

Мәктәп елларында укытучылар аны тырышлыгы, биремнәрне җиренә җиткереп башкаруы өчен бәяли. Классташлары исә ышанычлылыгын, сүзендә торуын искә ала. Шул елларда ук Әгътәс Галиәхмәтовта бик мөһим бер сыйфат формалаша: ул эшне соңыннан түгел, вакытында башкарырга өйрәнә. Бу гадәт соңрак, җитди карарлар кабул итәргә туры килгәндә, аның төп терәге була.

Яшьлек еллары аны тормыш чынбарлыгы шартларында эш итәргә өйрәтә. Ул җаваплылыкның абстракт төшенчә түгел, ә һәрвакыт конкрет кешеләр һәм эш нәтиҗәләре белән бәйле булуын аңлап үсә. Нәкъ менә шушы формалашу чоры аның киләчәктәге тормыш юлын билгели дә инде. Бу юл аны зур шәһәр төзелеше, җитди идарә эшләре, катлаулы карарлар дөньясына алып керә.

Түбән Камага юл

1960-1970 еллар Татарстан өчен үзенчәлекле чор була. 1966 елда Түбән Камага шәһәр статусы бирелә, һәм шул вакыттан башлап ул илкүләм әһәмияткә ия сәнәгать үзәкләренең берсенә әверелә башлый.

Әгътәс Галиәхмәтов 1970 елда Куйбышев авыл хуҗалыгы институтының инженер-механик факультетын уңышлы тәмамлый. Чыгарылыш кичәсе туй белән бер вакытка диярлек туры килә – алар авылдашы Роза белән гаилә коралар. Шул ук елны яшь гаилә Түбән Камага күченеп килә.

Яшь белгеч хезмәт юлын «Камэнергостройпром» җитештерү берләшмәсендә автоколонна механигы булып башлый. Алга таба «Татэнергострой» төзелеш берләшмәсенең «Строймеханизация» тресты бүлекчәләрендә хезмәт куя, кыска гына вакыт эчендә, ул 2 нче СУМР җитәкчесе булып күтәрелә.

Ә.Галиәхмәтов районыбызның иген басуларында (1990 еллар башы) / Фото шәхси архивтан
Ә.Галиәхмәтов районыбызның иген басуларында (1990 еллар башы) / Фото шәхси архивтан

Шәһәрдә дә, сәнәгать зонасында да күп кенә төзелешләрнең – торак, социаль-мәдәни объектлар, «Түбән Кама Нефтехим», «Түбән Кама шин», «Техуглерод», ТЭЦ-2 корылмаларының, моннан тыш, бөтен республика буенча авыл хуҗалыгы объектларының фундаментын нәкъ менә механикалаштырылган 2 нче идарәсе төзи дә инде.

Бу чорда Әгътәс Нургата улы шәһәр хуҗалыгының «эчке кухнясын» яхшы өйрәнә: документлар, планнар, графиклар артында реаль кешеләр, проблемалар торуын үз тәҗрибәсендә күрә. Ул кадрлар белән эшләүгә аерым игътибар бирә: кешеләрне мөмкинлекләренә карап урнаштыра, тәҗрибәле белгечләргә таяна, яшьләрне өйрәтүгә зур игътибар бирә. Нәкъ менә шул елларда Әгътәс Галиәхмәтов үзен таләпчән, ләкин гадел җитәкче итеп күрсәтә.

1980 елларга кергәндә, ул инде тәҗрибәле белгеч буларак таныла. 1981–1985 елларда шәһәр хуҗалыгы белән бәйле проектларда катнашуы, җаваплы участокларда эшләве аның абруен тагын да ныгыта.

Бу елларда Әгътәс Нургата улına күренекле җитәкчеләр – Илдус Садыйков, Николай Лемаев, Евгений Королев, Гаяз Сәхапов, Николай Зеленов, Александр Обыденнов, Валентин Кассони, Роберт Шәмгунов, Мансур Хөснуллин һәм башка легендар шәхесләр белән эшләү бәхете елмая.

Җитәкчелек баскычлары

Әгътәс Галиәхмәтовның хезмәт юлы әкрен, ләкин тотрыклы рәвештә үсә. Ул бернинди «кыска юллар» сайламый, һәр баскычны үз тырышлыгы белән үтә һәм 1982 елга ул җитәкче кадр буларак формалашкан шәхес итеп кабул ителә. Аңа катлаулы участоклар ышанып тапшырыла, проблемалы юнәлешләрне җайга салу йөкләнә. Ул елларда ул үзен принципиаль карарлар кабул итә белүче җитәкче итеп күрсәтә.

Шул елның июлендә, партиянең шәһәр комитеты бюросы карары белән, Әгътәс Галиәхмәтов Түбән Кама пассажирлар автотранспорты предприятиесе начальнигы итеп билгеләнә. Халыктан күп шикаятьләр ишетелгән пассажир транспорты эшен җайга салу өчен билгелиләр аны әлеге вазифага.

Кыска вакыт эчендә яңа җитәкче шәһәр һәм махсус автобус маршрутларында пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга ирешә. Предприятие хезмәткәрләрендә шәхси җаваплылык арта, эшчеләрнең хезмәт дисциплинасы ныгый. Иң мөһиме, пассажирларга югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелә. Пассажир автотранспорты предприятиесенең абруе күтәрелә. Ул шәһәрдә генә түгел, республика күләмендә дә танылу ала.

Үзгәрешләр чорында

1990 еллар башы – җәмгыятьтә зур сынаулар вакыты. Чөнки элекке идарә системасы таркала, гадәти механизмнар эшләми, күп еллар дәвамында формалашкан кагыйдәләр үз көчен югалта. Җәмгыятьне тамырдан үзгәрткән кискен реформалар промышленностьның бер генә тармагын да читләтеп узмый. Икътисадта кризис, җитештерүдә кыенлыклар, бер-бер артлы заводлар ябылу, авыл хуҗалыгының тәмам таркалуы, халыкны социаль яклау өлкәсендә кыенлыклар.

Бу шартларда җитәкче өчен иң кыены – карар кабул итү генә түгел, ә үз өстеңә җаваплылык алу да әле.

Әгътәс Галиәхмәтов Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев белән / Фото шәхси архивтан
Әгътәс Галиәхмәтов Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев белән / Фото шәхси архивтан

ТРның беренче президенты Минтимер Шәймиев Указы белән 1992 елның 17 февраленнән Әгътәс Галиәхмәтов Түбән Кама шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы вазифасын башкарырга керешә. СССР таркалгач, җәмгыять зур үзгәрешләр кичергән авыр вакытлар. Әмма шәһәр яшәргә тиеш. Бу шартларда Әгътәс Нургата улы формаль күрсәтмәләргә генә таянмый, ә реаль мөмкинлекләрдән чыгып эш итә. Аның өчен төп өстенлек – кешеләр язмышы.

Шәһәр хуҗалыгының көндәлек эшчәнлеге, торак-коммуналь тармакның өзлексез эшләве, социаль объектларның сакланып калуы аның карамагында була. Финанслар кимегән, тәэмин итү чылбырлары өзелгән, шәһәрдә күп кенә объектларның төзелеше тукталып калган бу чорда, төзелеш эшләрен дәвам итү, хезмәт хакларын вакытында түләү, кышкы чорга әзерлек – болар барысы да гадәти булмаган карарлар таләп итә. Әгътәс Галиәхмәтов өчен бу еллар даими сөйләшүләр, килешүләр, компромисслар чоры була.

1992 елдан соң вазгыять әкренләп үзгәрә башлый. Яңа икътисади мөнәсәбәтләр формалаша, шәһәр хуҗалыгы яңа шартларга җайлаша. Әгътәс Галиәхмәтов өчен иң мөһиме – элекке тәҗрибәне югалтмыйча, яңача эш итәргә өйрәнү була. Бу еллар аны җитәкче буларак кына түгел, ә кеше буларак та ныгыта. Чөнки кризис вакытында кабул ителгән карарлар һәрвакыт күз алдында кала, һәм аларның мөһимлеге вакыт узгач аеруча ачык күренә.

Кеше һәм җитәкче

Әгътәс Галиәхмәтовны белгән кешеләр аның эш стилен түбәндәгечә бәяли: ул – таләпчән, әмма гадел җитәкче. Моның иң ачык мисаллары катлаулы вазгыятьләрне хәл иткәндә күренә. Әйтик, финанс кытлыгы аркасында шәһәрнең бер микрорайонында җылылык белән тәэмин итү өзелү куркынычы туа. Кайбер җитәкчеләр җаваплылыкны бер-берсенә күчерергә тырышканда, Әгътәс Галиәхмәтов мәсьәләне кабинетта түгел, урынга чыгып хәл итү юлын сайлый. Ул котельныйга үзе килә, белгечләр белән турыдан-туры сөйләшә, үзе күреп хәлне ачыклый. Нәтиҗәдә, проблеманы хәл итү мөмкинлеге табыла. Иң мөһиме – микрорайон җылылыксыз калмый.

Тагын шуңа охшашлы бер вакыйга: шәһәр предприятиеләренең берсендә эшчеләргә хезмәт хаклары тоткарлана, коллективта киеренкелек туа. Кайбер җитәкчеләр «өстән акча килми» дип кенә чикләнерләр иде. Әгътәс Галиәхмәтов исә эшчеләр белән очраша. Дөрес, ул аларга матур вәгъдәләр биреп кенә җаваплылыктан котылмый, конкрет адымнар тәкъдим итә: вакытлыча өстәмә эшләр, эчке резервларны куллану, түләүләрне этаплап каплау. Иң мөһиме – ул кешеләр белән ачыктан-ачык сөйләшә. Шуның нәтиҗәсе буларак, хезмәт хаклары акрынлап, ләкин тулысынча түләнеп бетә.

Бу вакыйгалар – Әгътәс Нургата улы өчен гадәти эш мизгелләре генә. Ул аларны батырлык итеп кабул итми. Әмма нәкъ шундый мизгелләрдә җитәкченең чын йөзе күренә дә инде: сүз түгел, эш; күрсәтмә түгел, җаваплылык.

Вакыт аша караш

Еллар үтә, вазифалар алышына, шәһәр дә, кешеләр дә үзгәрә. Әмма кайбер чорлар, андагы исемнәр вакыт аша тагын да ачыграк күренә. Әгътәс Галиәхмәтовның хезмәт юлы – нәкъ шундыйлардан. Ул үзен коры сүзләр белән таныткан кеше түгел. Кешеләр ул кабул иткән карарларның уңай нәтиҗәсен тоеп яшәде.

1990 еллар башындагы катлаулы чордан соң Түбән Кама әкренләп яңа тормышка җайлашты. Бу юл җиңел бирелмәде, ләкин шәһәр таркалмады, төп системалар сакланып калды. Монда Әгътәс Галиәхмәтовның да тырышлыгы, тәҗрибәсе, сабырлыгы зур урын биләгәндер. Аның өчен хезмәт – карьера баскычы гына түгел, ә бурыч иде. Ул кешеләр язмышы өчен җаваплылыкны абстракт төшенчә итеп түгел, ә көндәлек эш өлеше итеп кабул итте. Шуңа күрә аның эш стиле вакытлы уңышларга түгел, ә озак елларга исәпләнгән.

Исем һәм мирас

Ә. Галиәхмәтов җитәкчелек иткән елларда шәһәрдә уникаль объектлар сафка басты. Республикада беренчеләрдән булып төзелгән базар комплексы, Үзәк мәчет, Сабантуй мәйданы, яңартылган «Бигеш» аэропорты һ.б. Кыен елларда да ул шундый объектларны төзү мөмкинлеген тапкан.

Инде менә ул катлаулы чорлар үтте. Түбән Каманың һәм аның кешеләренең генә түгел, ил язмышы хәл ителгән 1990 еллар күптән артта калды. Шәһәр яши, үсә, үз урынын таба алды. Түбәнкамалылар шәһәребезнең бүгенге йөзе белән горурлана ала, чөнки монда кыенлыкларны җиңеп чыга алган җитәкчеләр эшләде.

Еллар уза, ә эшләнгән эшләрдә, җайга салынган системаларда, шәһәр кешеләре тормышында үткәннәрнең мирасы саклана.

Намуслы хезмәте өчен Әгътәс Нургата улы төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек була. Ул утыздан артык орден-медальләр, мактаулы исемнәр, грамоталар һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Алар арасында Россиянең «Почет Билгесе» ордены, Татарстан Республикасының «Фидакяр хезмәт өчен» медале, «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены, «Почет һәм Дан» ордены, «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале һ.б. бар.

– Бу шәһәрне яратуым, аның төзелешендә катнашканым өчен генә түгел, тагын шул ягы белән дә кадерле, чөнки монда бик әйбәт, хезмәт сөючән кешеләр яши, – ди Әгътәс Нургата улы зур горурлык белән.

Әгътәс Галиәхмәтов, зур тормыш юлы үтеп, үзендә гадилек һәм кешелеклелек кебек күркәм сыйфатларны саклый алган шәхес.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 60-TK