Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Кеше китә — җыры кала» телесериалы 28 апрельдән күрсәтелә башлый

Сериал Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы заказы белән төшерелгән.

«Кеше китә — җыры кала» телесериалы 28 апрельдән ТНВ каналында күрсәтелә башлый. Социаль челтәрләрдә аның тизеры чыкты, дип яза «Татар-информ».

Телесериалның режиссеры — Александр Далматов. Баш оператор — Максим Самсонов. Рәссамнар — Булат Гыйльванов, Сәлимә Аскарова. Композитор — Миләүшә Хәйруллина. Башкарма продюсерлар — «Хыял» продюсерлык үзәге җитәкчеләре Нияз Сабиров һәм Эдуард Никитин.

Сериалда төп рольләрне Илсур Хәертдинов, Ләйсән Әхмәдиева, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рәхимова, Эмиль Талипов, Олег Фазылҗанов, Зөфәр Харисов һәм башкалар башкарган. Проектта Татарстанның 10 театрыннан йөздән артык актер катнашкан.

«Кеше китә — җыры кала» сериалы Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы заказы белән төшерелгән. Сериал Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә әзерләнгән.

«Кеше китә — җыры кала» сериалында вакыйгалар 1930-1960 елларда Кара Чыршы авылында бара һәм берничә буынның язмышы күрсәтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев