Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Керәшеннәр җыр белән сөйләшә»

Ольга Вәлиуллинаның бу сүзләре белән һич килешми мөмкин түгел. Алар әйтәсе килгән сүзләрен, матур теләкләрен көйгә-җырга салып, үзенчәлекле моң белән күңелгә үтеп керерлек итеп җиткерә белә.

«Туган телдә Инҗил вәгазе» Никольский укулары кысаларында Түбән Камада әнә шундый секция эшләде. 

8 декабрьдә шәһәребезнең Халыклар дуслыгы йортында очрашу-аралашу кичәсе узды. Ә аңа кадәр «Рождество Христово» чиркәвендә керәшен телендә литургия үткәрелде. 

Бу чараны алып баручы Ольга Вәлиуллина, секция эшчәнлеген югарыда язып киткән эпиграфтан башлап җибәрде. Аннан соң епископ Пахомий һәм барлык кунаклар керәшен мәдәнияте музеенда булдылар, анда халык горефгадәтләре һәм халыкның күренекле вәкилләре турында истәлекләр белән таныштылар. 

Владыка бу очрашуга карата үз фикерләрен җиткерде: «Атабабаларының рухи мирасына карата кешеләрнең хөрмәтен күргәч, күңел шатлана; гасырларга сузылган хәтер җепләрен югалтмаска тырышуыгыз һәм бу өлкәдә зур эшләр башкаруыгыз аеруча куанычлы һәм хөрмәткә лаек», — диде ул. 

Миссионерлар бүлеге җитәкчесе протоиерей Павел Чурашов гыйбадәт кылуны керәшен теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләре белән таныштырды. Халыкның үз сүзләрен сайлау халыкның хәтер үсешенә, телен югалтмаска ярдәм итә. 

«Православие төрле халыкларны берләштерүче фактор булырга тиеш», — диде, миссия принцибын аңлатып, протоиерей Алексей Колчерин, Казан православие дини семинариясенең гомуми һәм чиркәү тарихы кафедрасы мөдире, керәшен мәхәлләсе җитәкчесе. Халык мәдәниятенә иман һәм мәхәббәт — керәшеннәрнең милли үзенчәлеген саклауның ике факторы. Алексей ата миссия тарихы турында җентек ләп сөйләде һәм бүгенге көннең казанышлары һәм авырлыклары турында әйтеп үтте. 

Халык тарихы — аның изгеләре тарихы. Рухани Артемий Ямашев күп кенә җирле халыкларның телләрен белгән Изге шәһит Петр Гаврилов тормышы турында сөйләде. Ул эзәрлекләүләр елларында Мәсих өчен газап чигүче. 

Очрашуда Ольга Вәлиуллина Түбән Кама этнографик мәдәни җәмгыятенең эш тәҗрибәсе турында, киләчәктә эшләнәсе эшләр хакында әйтеп узды.

Олы Аты авылында эшләп килгән фольклор ансамбленең матур чыгышы белән секциянең эше тәмамланды.

Фото — шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев