Казанга Үзбәкстан лидеры кызы килде
Сәидә Мирзиеева дәүләттә әһәмияте буенча икенче урында булган вазифаны били.
Казанга эш визиты белән Үзбәкстан Президенты администрациясе башлыгы Сәидә Мирзиеева — ил лидеры Шәүкәт Мирзиеевның олы кызы килде. Ул Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты һәм Казан Кремлендә «Дөньялар арасында яктылык» картиналар күргәзмәсендә булды.
Сәфәре кысаларында Мирзиеева Камал исемендәге театрда композитор Кирилл Рихтер һәм Үзбәкстан Милли симфоник оркестры концертында да булды. Сәидә Мирзиеева 2025 елның июненнән Президент администрациясен җитәкләп, үз дәүләтендә әһәмияте буенча икенче урында тора.
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев