Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казандагы халыкара хәләл продукция ярминкәсендә 4500 дән артык товар тәкъдим ителәчәк

Ярминкә 14 нче майдан 19 нчы майга кадәр эшли.

2024 елның 14 маенда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2024» халыкара икътисади форумы кысаларында Казанның Агросәнәгать паркында Халыкара Kazan Halal Market хәләл продукция ярминкәсе ачыла. 

Хәләл маркетта сатыла торган барлык товарлар төрле оешмаларда сертификацияләр алган һәм Диния Нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча Комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә тикшерелде.

Kazan Halal Market халыкара сәүдә ярминкәсендә бөтен дөньядан 4,5 меңнән артык товар тәкъдим ителеп, 5 мең квадрат метр мәйданны билиячәк. Россиядә иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясындагы әйдәп баручы компанияләр җитештергән, тиешле сертификаты булган азык-төлек, кием, аксессуарлар, косметика һәм башка товарларны сатып алырга мөмкин булачак.

Ярминкәне оештыручылар Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенә зур игътибар бирә, чөнки республика 2020 елдан хәләл продукцияне дустанә илләргә экспортлау белән актив шөгыльләнә.

Ярминкә 14 нче майдан 19 нчы майга кадәр Казан шәһәре, Аграрная урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада иртәнге сигездән (8:00) кичке җидегә кадәр (19:00) эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев