Казандагы «Имәнлек» метро станциясен 3 ноябрьдән вакытлыча ябачаклар
Чикләү бер айга якын дәвам итәр дип планлаштырыла.

Казанда 3 ноябрьдән «Дубравная» станциясенә кадәр йөрүче поездлар хәрәкәте туктатылачак. Бу хакта «Метроэлектротранс» МУП хәбәр итә.
Вакытлыча ябылуның сәбәбе — метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзү. Чикләү бер айга якын дәвам итәр дип планлаштырыла.
Чыганак мәгълүматы буенча, вакытлыча ябылган станциядән «Җиңү Проспекты» метро станциясенә кадәр:
5, 18, 30, 31, 34, 68 номерлы автобусларда; «Юлиус Фучик урамы» тукталышыннан 5, 9, 12 нче троллейбусларда; «Дубравная метро станциясе» тукталышыннан 90 нчы номерлы автобуста һәм 4 нче номерлы трамвайда килеп була.
Казан метросының икенче линиясе шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. 5,37 чакрым озынлыктагы беренче участок дүрт станцияне: «Юлиус Фучик урамы», «10 нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров» үз эченә ала. Аларны 2027 елда ачу планлаштырыла. Шуннан соң төзелеш Универсиада Авылы һәм Республика клиник хастаханәсе юнәлешендә дәвам итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
            
Нет комментариев