Казанда трансплантация үзәген төзү проекты хупланды
Техник заказ бирүче — ТР Төзелеш баш идарәсе.
Казанда трансплантация һәм югары технологияле хирургия төбәкара үзәген төзү проекты хупланды. Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр ясау идарәсе уңай бәяләмә бирде — бу хакта мәгълүмат бәяләмәләрнең бердәм дәүләт реестрында урнаштырылган, дип яза «КП-Казань».
Техник заказ бирүче — ТР Төзелеш баш идарәсе, ә проектны эшләүне «Татинвестгражданпроект» башкарган. Яңа медицина комплексы Оренбург трактында РКБ корпусында урнашачак.
Гомуми мәйданы 28,7 мең кв. м булган тугыз катлы бина төзү планлаштырыла. Комплекс составына җиде ашыгыч ярдәм машинасы өчен гараж кертелгән. Үзәк 253 койкага исәпләнгән һәм 809 эш урыны белән тәэмин ителәчәк.
Бинада 18 операция бүлмәсе, шул исәптән ангиографик һәм роботлаштырылган, нур диагностикасы бүлеге һәм үз лабораторияләре урнашачак.
Медицина үзәге югары технологияле операцияләрнең киң спектрын уздырырга мөмкинлек бирәчәк. Алар арасында — бавыр, бөер, ашказаны асты бизе, эчәклек, йөрәк һәм үпкә трансплантациясе, шулай ук урология һәм гинекология өлкәсендә катлаулы операцияләр.
Төзелешне финанслау Татарстан бюджетыннан башкарыла. Проект документациясен эшләүгә инде 50,8 млн сум җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев