Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр

Быел олимпиадада Россиянең 28 төбәгеннән 500дән артык укучы, шулай ук Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Азәрбайҗаннан кунаклар катнашкан.

Бүген Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиадага йомгак ясалды. Җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләделәр.

Гран-при Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү комплексының укучысы Ильяс Гарипов, Башкортстан Республикасының Уфа шәһәре 84нче татар гимназиясе укучысы Элина Әхмәтҗанова һәм Казахстан Республикасының Семей шәһәрендә яшәүче Мадияр Насыровка бирелде.

Җиңүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котлады.

«Әгәр дә без ел саен шулай балаларны чакырабыз, җыелабыз икән, димәк, безнең телебезнең киләчәге бар дигән сүз. Бу — кемгәдер күрсәтү өчен үткәрелми, биредә балалар үзләренең белемнәрен, сыйфатларын күрсәтеп, аны исбатлый алалар. Бу — безнең өчен зур бәйрәм», — диде Илсур Һадиуллин.

Быел олимпиадада Россиянең 28 төбәгеннән 500дән артык укучы, шулай ук Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Азәрбайҗаннан кунаклар катнашкан. Олимпиаданың йомгаклау этабы 14-17 апрель көннәрендә уза һәм өч турдан тора:

  • лингвистика, татар әдәбияты һәм тарихы буенча тест биремнәрен үтәү;
  • тере сөйләм, артистизм һәм матур сөйләм күнекмәләрен күрсәтү;
  • татар халкы тарихы, мәдәнияте һәм каһарманлык мирасы белән бәйле темаларга фәнни һәм иҗади проектлар тәкъдим итү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев