Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Казанда Салих Сәйдәшевнең яңартылган музее ачыла

Татарстанда 3 декабрьдә татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе — Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулуны билгеләп үтәләр.

Казанда һәм районнарда композиторның юбилеена багышланган бәйрәм чаралары узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген, 3 декабрьдә, яңартылган Салих Сәйдәшев музеен ачу була, ул хәзер яңа исем алды — Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее. Аны 4 декабрьдән башлап карарга мөмкин булачак. Концепция һәм контент өстендә Татарстан Милли музее командасы эшләде.

Музей Горький урамындагы элеккеге театр тулай торагында урнашкан. Биредә композиторның мемориаль бүлмәсе, аның пианиносы — өченче хатыны Асия бүләге торгызылган. Экспозициядә бинаның тарихы һәм аның танылган кешеләре — XX гасыр актерлары, музыкантлары һәм шагыйрьләре галереясе тәкъдим ителгән.

Экспозиция өч залны үз эченә ала. Беренчесе татар театры тарихына багышлана, анда «Зәңгәр шәл» спектакленнән костюм күрергә була. Икенчесе Казанның музыка институтлары һәм татар опера студиясе белән бәйле композиторлар турында сөйли. Өченчесе XX гасырның икенче яртысындагы татар музыкасының төрлелеген күрсәтә: биредә экспериментаторларның эшләре, шулай ук татар эстрадасы экспонатлары тәкъдим ителгән.

Иң зур зал — Музыкаль салон — концертлар, лекцияләр һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар өчен мәйданчык булып хезмәт итүен дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев