Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Казанда «Россия Студентлар язы» фестивале өчен волонтерлар җыя башладылар

2025 елның 25-29 ноябрендә Казанда узачак «Россия Студентлар язы» XXXIII фестиваленең волонтерлар корпусына гаризалар кабул итү башланган.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россиядә 18 яшьтән өлкәнрәк булган теләсә кайсы кеше волонтер була ала.

ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров сүзләренә караганда, мондый масштаблы вакыйганы иреклеләр катнашыннан башка оештыру мөмкин түгел.

«Без бергәләп һәр катнашучыга иҗади энергия бирә торган күңелле, истә калырлык чара оештыра алачакбыз», — дип ассызыклады ул.
Сайлап алуда катнашу өчен 10 ноябрьгә кадәр ДОБРО. РФ платформасында заявка бирергә, волонтерлык эшчәнлеге тәҗрибәсен күрсәтергә һәм эш юнәлешен сайларга кирәк. Фестиваль программасы белән танышуны һәм шәхси компетенцияләр буенча тренингларны үз эченә алган махсус укыту узачак 250дән артык ирекле хезмәткәрне әзерләү планлаштырыла.

«Россия Студентлар язы» фестивале 1993 елдан бирле үткәрелә һәм Россиядә студентларның иң зур иҗади чарасы булып тора. 2025 елда ул РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, Росмолодеж һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев