Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Казанда пилотсыз авиасистемаларның фәнни-җитештерү үзәге төзеләчәк

Республиканың Икътисад министрлыгы проектны гамәлгә ашыруны контрольдә тотачак.

Татарстанда «Татарстан Республикасы пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәге» сәнәгать технопаркы төзеләчәк. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карар проекты Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Технопарк Казанда урнашачак, ә идарәче компания итеп «Унипарк» ҖЧҖ билгеләнде. Республиканың Икътисад министрлыгы проектны гамәлгә ашыруны контрольдә тотачак.

Россия Хөкүмәте элегрәк төбәкләргә «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында чараларны гамәлгә ашыруга субсидияләр бирү турындагы закон проектын хуплады. Татарстан пилотсыз авиация системалары өлкәсендә сынаулар һәм компетенцияләр фәнни-җитештерү үзәкләре челтәрен булдыру программасы кысаларында 2 млрд сум алачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев