Казанда кыш кайчан киләчәк? Декабрьдә һава торышы фаразы
Декабрьнең беренче декадасы элеккечә бик җылы булачак.
Казанда тотрыклы аномаль җылылык декабрьнең икенче декадасында гына чын-чынлап кышкы һава торышы белән алышыначак. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов шундый фараз ясады, дип яза «Татар-информ».
Аның сүзләренә караганда, декабрьнең беренче декадасы элеккечә бик җылы булачак. Хәлиткеч момент айның беренче һәм икенче декадалары тоташкан урында булачак.
«9-11 декабрь чигендә генә кышкы һава торышына күчүне көтәргә була. Кар да төшәргә мөмкин, температура −5-10 градус тискәре күрсәткечләргә кадәр төшә башлаячак», — диде Шувалов.
Шул ук вакытта, фаразлар буенча, бөтен декабрь шулай ук климат нормасыннан җылырак булыр дип көтелә, ләкин ноябрь кебек үк түгел. Шувалов сүзләренчә, мондый аномаль җылылык Урта диңгезнең көнчыгышыннан, Балканнан һәм Кара диңгездән һаваның тотрыклы рәвештә чыгарылуы белән бәйле, бу Татарстанга гына түгел, ә Россиянең үзәк регионнарына да кагылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев