Казанда киберспорт буенча беренче «Медиакубок» турниры узачак
Катнашу бушлай.
6 декабрьдә Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында киберспорт буенча беренче «Медиакубок» турниры узачак. Counter-Strike 2 буенча турнир массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Татарстан матбугаты хезмәткәрләре арасында үткәрелә. Профессионаллар көрәше яңа форматта булачак: мәкаләләр һәм пресс-релизларга алмашка тактика, стратегия һәм виртуаль чынбарлыкта төгәл ату киләчәк.
Турнирга команда белән республикада эшләүче массакүләм мәгълүмат чаралары һәм матбугат хезмәтләре хезмәткәрләре мөрәҗәгать итә ала. Һәр оешмадан 3 командага кадәр, һәр командада 5әр кеше катнашырга рөхсәт ителә.
Турнирда 12 команда катнаша алачак. Гаризалар 2024 елның 8 ноябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://clck. ru/3DqGTp
Катнашу бушлай.
Турнирны Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта Татмедиа Neo һәм Cyber Park Arena контент-үзәге Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР цифрлар министрлыгы ярдәмендә оештыра.
16+
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев