Казанда Болак аша күперне ремонтлау төгәлләнде
Күпер Межлаук һәм Кави Нәҗми урамнарын тоташтыра.
Казанда Болак аша Романов күперенә капиталь ремонт тәмамланган. Эшләр тәмамлану датасы 20 ноябрь дип билгеләнгән булса да, объектны яңарту вакытыннан алда башкарылган.
Күпер Межлаук һәм Кави Нәҗми урамнарын тоташтыра. Ремонт барышында күпернең терәкләре реконструкцияләнгән, яңа юл салынган, шулай ук киртәләр һәм бордюрлар куелган.
Белешмә өчен, күпер 1913 елда «Варламовский» исеме астында ачылган һәм башта агачтан булган. Яңа исемнең килеп чыгышы турында ике версия бар: сәүдәгәр Романов, яки архитектор Петр Иванович Романов хөрмәтенә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев