Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Казанда 2028 елга кадәр Оренбург тракты дублерын төзергә мөмкиннәр

Проект катлаулы, әмма шәһәрнең транспорт системасын киләчәктә үстерү өчен бик кирәкле.

Казанда Оренбург тракты дублеры, әгәр проектны финанслау план буенча барса, 2028 ел ахырына кадәр тулысынча төзелергә мөмкин.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстанның киңлекне планлаштыру институты директоры Олег Григорьев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, проект катлаулы, әмма шәһәрнең транспорт системасын киләчәктә үстерү өчен бик кирәкле. Төзелеш эшләре инде беренче участокта — М-12 федераль трассасы чишелешеннән алып Столбище бистәсенә борылышка кадәр башланды.

Киләсе этап Казан — Боровое Матюшино трассасын төзү булачак. Бөтен проектны гамәлгә ашыру эшләп килүче магистральне бушатырга һәм Казанның көньяк-көнчыгыш өлешендә транспорт элемтәсен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев