Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан табиблары тамагына кәбестә кисәге тыгылган сабыйны коткарган

Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

Кичә табибларга бер яшьлек сабыйның (аның тамагына кәбестә кисәге тыгылган) әнисе мөрәҗәгать иткән. Бала кәбестә кисәге белән тончыга. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Сабыйны авыр хәлдә Түбән Кама балалар хастаханәсенә китергәннәр, интубация ясап, үпкәне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырганнар.

«Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары ашыгыч рәвештә Түбән Камага килде, бронхоскопия ясады, уң яктагы төп бронхтан кәбестә кисәген алды», — дип искәрттеләр клиниканың матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта сабыйның хәле тотрыклы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев