Казан табиблары йөрәкне туктатмыйча уникаль операция ясаган
70 яшьлек пациент аягында кан әйләнеше бозылу белән табибларга мөрәҗәгать иткән.
Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге хирурглары Татарстан кардиохирургиясе тарихында беренче тапкыр эшләп торган йөрәккә бер үк вакытта аортокоронар шунтирование һәм аортага протез ясау буенча операция үткәрделәр.
70 яшьлек пациент аягында кан әйләнеше бозылу белән табибларга мөрәҗәгать иткән. Ачыкланганча, кан әйләнеше бозылу ампутация белән янаган. Тикшерү тромблар белән тулган аорта аневризмасын һәм шуның белән бергә йөрәкнең авыр патологиясен ачыклаган. Ике операцияне аерым-аерым уздыру куркыныч булганлыктан, бер үк вакытта йөрәк эшчәнлеген туктатмыйча операция ясау турында карар кабул ителгән.
Кардиохирурглар һәм кан тамырлары хирургларыннан торган ике команда синхрон эшләде, бу пациентның аягын һәм гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә. Катлаулы операциядән соң икенче көнне үк ир-ат реанимациядән гомуми палатага күчерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев