Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Казан сөлгесе» фестиваль-конкурсына гаризалар кабул ителә

Яшь буенча чикләүләр юк.

28-30 августта Казанда «Казан сөлгесе» IX Халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы була. Бу хакта «Сәйдәш» мәдәният үзәге сайтында хәбәр ителә.

Фестиваль-конкурста үзешчән сәнгать осталары, профессиональ артистлар, студентлар һәм иҗади уку йортларын тәмамлаучылар катнаша ала.

Яшь буенча чикләүләр юк.

Гаризаларны, видеоматериалларны 20 августка кадәр kazanskoe. polotentse@bk. ru почта адресына җибәрергә кирәк.

Берничә яшь категорияләргә бүлеп сайлау каралган: 4-10 яшь (балалар), 11-14 яшь (яшүсмерләр), 15-22 яшь (яшьләр), 23 яшь һәм өлкәнрәкләр (зурлар).

Катнашучылар төрле характердагы ике әсәр башкарырга тиеш. Һәр номерның озынлыгы 4 минуттан артмау зарур. Катнашучыларның чыгыш тәртибен жюри билгели. Фестиваль-конкурста катнашу бушлай.

Фестиваль-конкурсның җитәкчесе һәм проект авторы — Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Лима Кустабаева.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев