Казан ягына баручы М-12 юлындагы авариядә 14 кеше зыян күргән
Дүрт автомобиль бәрелешкән.
Кичә кич Казанга таба М-12 трассасында массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган. Дүрт автомобиль бәрелешкән, шул исәптән ике автобус, дип хәбәр иттеләр Түбән Новгород өлкәсе Дәүләт автоинспекциясендә.
Авария өлкәнең Арзамас районында була. Нәтиҗәдә, вакыйга урыныннан хастаханәгә 14 кеше китерелгән, тагын өчесенә урында ярдәм күрсәтелгән.
Бәрелеш нәтиҗәләрен бетерү вакытында трассаның 437 нче километрында хәрәкәт ябылган иде. Урынга Дәүләт автоинспекциясе һәм авария-коткару хезмәтләре хезмәткәрләре чыккан.
«Автодор» мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта хәрәкәт тулысынча торгызылган, участокта авария эшләре тәмамланган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев