Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Казан федераль университеты табибы гриппны дәвалауның яңа стандартын шәрехләде

Казан федераль университетының Университет клиникасы табиб-клиник фармакологы Людмила Кулагина Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган гриппны диагностикалау һәм дәвалауның яңа стандартын шәрехләде.

Төп үзгәреш – катлауланмаган гриппны дәвалау протоколыннан антибиотиклар һәм диуретикларны (сидек кудыру чаралары) төшереп калдыру, бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итте.

Моннан тыш, яңа стандарт консультацияләр өчен тар белгечлек табибларын мәҗбүри рәвештә җәлеп итүне күздә тота.

Стандартта күрсәтелгәнчә, антибиотиклар грипп вирусына тәэсир итми, һәм аларны бары тик расланган бактериаль өзлегүләр булганда гына кулланырга кирәк. Өзлегүләрне диагностикалау өчен биохимик маркерлар кулланыла.

«Терапиянең төп критерийлары – нәтиҗәлелек һәм иминлек. Гриппны дәвалау иминрәк була бара, һәр пациентка индивидуаль якын килү мөмкинлеге киңәя», – дип белдерде Кулагина.

 

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев