Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Каз канаты каурый-каурый...»

Көннәр суытып, җиргә ак кар яткач, авылларда каз өмәләре башлана.

Татар халкының рухи байлыгын чагылдыручы әлеге күркәм бәйрәм узган ялларда Колмакчы авылында гөрләде. Анда Түбән Кама шәһәре китапханәләр берләшмәсе хезмәткәрләре дә катнашты. 

Колмакчы китапханәсе мөдире Дания Гайфиева әйтүенә караганда, авылда каз өмәләрен моңа кадәр дә үткәргәннәр. Ләкин бу дәрәҗәдә зурлап, киң колачлап беренче тапкыр гына уздырулары. Күмәк көч тау күчерә, диләр бит. Бәйрәмгә һәркем үз өлешен кертергә тырышкан. 

Чистай шәһәрендә яшәүче авылдашына барлык Колмакчы халкы исеменнән рәхмәт әйтеп туя алмый Дания апа. Кызганычка каршы, исем-фамилиясен күрсәтмәвен сораган. Әйдә, сер булып калсын әле. Тик, ничек кенә булса да, туган авылында аны яраталар, хөрмәт итәләр. «Авылыбызның горурлыгы ул. Туган ягына эзне суытмый, һәр эшебездә ярдәм итә», — ди хезмәттәшем. 

Чараны оештыруга шәһәр хакимияте, Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе күп көч куйган. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге дә үз өлешен керткән. Әлбәттә, авыл халкының да тырышлыгы бәяләп бетергесез. «Һәр башлангычны күтәреп алалар. Алардан башка бу зур эшне башкарып чыга алмас идек», — ди Дания апа. Башкаларны мактап туя алмый, ә бит каз өмәсен шулай югары дәрәҗәдә оештырып үткәрүдә аның үзенең дә өлеше зур. Авыл мәдәният йорты мөдире Миләүшә Исмәгыйлева белән кулга-кул тотынып эшләгәннәр... 

Өмә узасы йорт әллә кайдан күренеп тора: капкалар киң итеп ачылган, чигелгән сөлге-тастымаллар белән бизәлгән. Вәсилә һәм Зиннур Фәйзетдиновлар өенә кунаклар иртәдән үк агыла. Без килгәндә сәгать тугыз гына булуга карамастан, казлар инде суелган, хатын-кызлар аларны йолкырга керешкән иде. Ә өмәне, матур гадәт буенча, авыл мәчете имамы Зәйнулла абый Гатауллин укыган дога белән башлап җибәргәннәр. 

Өсләребезне алмаштырып, без дә өмәчеләргә кушылдык. Ул да түгел, өйгә тәмле таба исе таралды — аш бүлмәсендә коймак пешерәләр икән. Хуҗабикә Вәсилә Фәйзетдинова әнә шулай кергән һәркемне ачык йөзе, кайнар чәе, тәмле таба ашлары белән каршы ала.

Вәсилә апа — Аксубай районы Яңа Ибрай авылы кызы. Колмакчыга моннан 30 ел элек килен булып төшкән. Ире Зиннур абый белән алма кебек ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген инде үзләре онык сөя. Каенанасы Асия әбигә киләсе елның февралендә 100 яшь тулачак икән. Авылның Ак әбисен күрү бәхете безгә дә елмайды. Зиһененә күз тимәсен, көч-дәрманын, тормышка булган мәхәббәтен күреп сокланып туймаслык. Алай гынамы: каз йолкучылар янына кереп, аларның эшләгәнен карап, киңәшләрен биреп утырды. Арыдым, ятып торыйм дип ник бер әйтсен! Безгә дә яттан догалар укып күрсәтте әле. Һәркемгә шундый бәхетле картлык насыйп булсын иде! 

Колмакчыга каз өмәсенә барасымны белгәч, бер танышым «Хәзер казларны элекке кебек күпләп үстермиләр инде. Элек өмәләргә авылның иң уңган, булган кызларын чакырсалар, хәзер үз туганнары, таныш-белешләре кайтып булыша», — дигән иде. Шөкер, Колмакчыда моның нәкъ киресен күрдек. Милли йөзен югалтмаган, халкыбызның асыл сыйфатларын, күркәм гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклап, буыннан-буынга тапшырып килә торган гаиләләребез, салаларыбыз бар әле безнең! «Авылыбыз халкы элекэлектән дус-тату булып, кайгы-хәсрәтләрне уртаклашып, шатлыкларны бүлешеп яшәгән. Зур, авыр эшләрне бергәләшеп җыелып эшләү матур гадәткә кергән», — ди бит үзләре дә. 

Ә каз өмәсе — күмәк эш кенә түгел, рәхәтләнеп аралашу, җырлап-биеп күңел ачу, тырышып эшләгәннән соң, түгәрәк табын артына җыелып сыйлану урыны да әле ул. Өмәгә чакыру алу зур дәрәҗә саналган, чөнки анда тырыш, уңган кешеләр генә килгән. Вәсилә апа белән Зиннур абый өендә гөрләгән чарага да авылның эшсөяр ханым-туташлары җыелган иде. Иң өлкәненең яше күптән җитмештән узган инде. СөбханАллаһ, Нургаян апа Шәйхетдинова бүген дә кызлар көнләштерерлек әле. Күрше бүлмәдә балаларга май канаты ясарга өйрәтте ул. «Бүгенге бәйрәмебезнең максаты да шул бит — үзебез белгәнне үсеп килүче яшь буынга өйрәтеп калдыру, тәҗрибә уртаклашу. Әби-бабаларыбыздан калган бай мирас тарих тузанына күмелеп калмасын, ул-кызларыбыз буыннан-буынга тапшырылып килгән гореф-гадәтләрне күз карасыдай сакласын иде», — ди яңа танышым. 

Өмә кызганнан-кыза бара. Түр бүлмәдә өмәчеләр җырлый-җырлый каз йолкый. Табышмаклар әйтешәләр, кызыклы вакыйгалар сөйләп көлешәләр. Уен-көлке белән авыр эш тә җиңел бара. Бүлмәгә гармунчы Рамис абый Гыймадиев кергәч, катнашучылар тагын да җанланып китте. Тирә-якка янә җыр тарала: «Каз канаты каурый-каурый, хатлар язарга ярый...».

Казлар чистартылып беткәч, иң җаваплы эшләрнең берсе — эчен алу башлана. Аннан хатынкызлар аларны көянтә башына элеп, чишмәгә юарга төшеп китә. Балалар исә алдан юлга сыдырылган каурый сибеп бара. Йоласы шундый: киләсе елда казлар — күп, тамакларыбыз тук булсын, дип теләү бу. Су буенда исә катнашучыларны һәм кунакларны кайнар чәй, коймак, җыр-бию белән каршы алдылар. 

Бәйрәм авыл мәдәният йортында дәвам итте. Урамда каз һәм каз итеннән әзерләнгән ризыкларны сату оештырылган иде. Фойеда осталык дәресләре, күргәзмәләр гөрләде. 

Шәһәр мэры Рамил Муллин каз өмәсенең милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерүдә, аларны буыннан буынга тапшыруда, халыкны берләштерүдә зур әһәмияткә ия булуы турында әйтте, әлеге чараны оештыручыларга, авыл халкына зур рәхмәтен белдерде. Алга таба тәбрикләү сүзләрен бүләкләү тантанасы алыштырды. Авылның иң өлкән, мөхтәрәм кешеләре — октябрь аенда бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән Мирсаяф Камалов белән киләсе елга йөз яшен тутырачак Асия Фәйзетдинова, шулай ук уллары хәрби операциядә катнашучы әниләр бүләкләнде. Мәдәни мирасыбызны һәм халык традицияләрен саклауга зур өлеш кертүләре өчен Фәйзетдиновлар гаиләсенә Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Котлауларга Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев белән Елантау авыл җирлеге башлыгы Владимир Лебедев кушылды. 

Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле, «Второе дыхание» бию театры, «Илһам» эстрада ансамбле, Айсель Сәгыйтова, Рәниф Сәхапов чыгышы ямь өстенә ямь булды. Казан кунаклары — «Зәкәрия» төркеме кызлары башкаруындагы җырлар чараны яңа төсләр белән баетты.

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре.
Альберт Муклаков, Лилия Бусыгина фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев