Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Картлыкка тоттырмас өчен чабам»

85 яшьлек Мөдәрис Галимҗанов белән әңгәмә.

«Гаилә» паркында атна саен «Биш чакрым» дип аталган йөгерешләр уза. Түбәнкамалылар җыелышып, ашыкмыйча, бер-берсе белән ярышмыйча, көлешә-көлешә биш километр араны чабалар. Алар арасында иң күбе яшьләр, әлбәттә. Ләкин пенсионерлар да бар. Мәсәлән, 85 яшьлек Мөдәрис Галимҗанов шундыйлардан. Газета хәбәрчесе аның белән очрашып, берничә сорауга җавап бирүен үтенде.

— Мөдәрис абый, безнең укучыларыбыз өчен үзегез турында бераз сөйләп китсәгезче? 

— Мин Үзбәкстанда туыпүстем. Гомерем буе гади эшче булып эшләдем, механизатор, экскаваторчы булдым. Яшь чагымда спортны шаяруга гына исәпләп, бу җитди эш түгел дип уйлап, беркайчан да аның белән шөгыльләнмәдем. Алтмыш яшем тулып, пенсиягә чыккач, гаиләм белән Татарстанга күчеп килдем. Башта Казанда яшәдек, инде менә хәзер Түбән Камада. 

— Йөгерү белән пенсиягә чыккач мавыга башладыгызмыни?

— Әйе, сәламәтлегемне ныгытасым килде. Башта мин иртән торуга зарядка ясый идем. Аннары әкренләп атнага ике-өч тапкыр 10 чакрым йөгерергә тотындым, вакыт узгач, бу эш гадәткә керде. 

— Зарядка вакытында нинди күнегүләр ясадыгыз?

— 100 мәртәбә чүгәлим, 100 тапкыр аякны күтәрәм, 20 ләп гәүдә белән этелү хәрәкәтләре ясыйм. Бу күнегүләрне башкару өчен миңа нибары 20 минут җитә иде. Вакыты кыска булса да, гәүдәм файдасын бик тиз сизде. Мин хәзер дә җиңел йөрим. Буыннар шыгырдамый, авыртмый, баскычтан җиңел менәм. 

— Зарарлы гадәтләрегез дә булмагандыр, мөгаен?..

— Әлбәттә! Мин беркайчан да тәмәке тартмадым, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмадым. Бары тик ашауда гына чикләүләр булмады. Ләкин мин монда да майлы һәм каклаган ризык белән мавыкмадым. Ашлар, боткалар, парда пешкән ит ашадым. Бөккәннәрне бары тик бәйрәмдә генә авыз итәргә тырыштым.

— Пенсиягә чыккач кына йөгерә башласагыз да, күп кенә ярышларда катнашырга өлгергәнсез. Алар турында сөйләгезче. 

— Мин 25 ел эчендә бик күп тапкыр Татарстан һәм Россия күләмендә уздырылган марафоннарда катнаштым. 2004 елда Түбән Новгородта уздырылган ярышта 20 километр араны 1 сәгать 40 минут эчендә йөгереп үттем. Аннары Әлмәт ярыммарафонында Татарстанның өлкән йөгерешчеләре арасында янә җиңүгә ирештем — 21 километрдан артык юлны 2 сәгать 12 минут эчендә уздым. Күп еллар буена мин Казанның «Мотор» йөгерешчеләр клубында шөгыльләндем. Ул вакытта без анда 62 кеше җыелган идек. Арабызда заманында дөнья һәм Европа чемпионатларында призлы урыннар яулаган Әхмәт Сираҗиев, Владимир Хрипунов, Әлфия Семенова, Лидия Саховская, Мәхмүт Шакиров та бар иде. Физкультура һәм спортны пропагандалау өчен безнең клуб Татарстан Спорт министрлыгы, Татарстанның җиңел атлетика федерациясе хакимиятенең спорт комитеты тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Мин ул вакытны бик сагынып исемә төшерәм. 83 яшемдә мин үзем ветераннар арасында Россия чемпионы исеменә лаек булдым. Шул ук вакытта тау йөгерүе буенча өлкәннәр арасында Россия чемпионы һәм ветераннар арасында республикакүләм җиңел атлетика чемпионы исемен яуладым. 

— Сез хәзер дә 10 километр йөгерәсезме?

— Юк, яшем бара бит. Ләкин биш чакрымны әкренләп узам, зарядка да ясыйм. Күнегүләрем саны кимеде, әлбәттә, ләкин спортны ташламадым. Картлыкка тоттырмас өчен мин рәхәтләнеп чабам!

Әңгәмәне Ландыш Сәярова язып алды
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев