Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Картлык буенча иминият пенсияләре автомат рәвештә билгеләнә башлады

Иминият пенсиясен билгеләү өчен 15 елдан да ким булмаган стаж һәм 28,2 пенсия коэффициенты булырга тиеш.

Социаль фонд картлык буенча пенсияләрнең күбесен дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза аша билгели башлады. Ул фондның мәгълүмат системасы ярдәмендә мөмкин булды. Бу хакта «Российская газета» яза.

Пенсия яшенә җиткәч, фондта пенсионерга карата булган мәгълүматлар тикшерелә. Әгәр мәгълүмат җитәрлек булса, ягъни гражданның шәхси исәбендә аның иминият стажы турында тулы мәгълүмат булса, фонд кешегә дәүләт хезмәтләре порталы аша картлык буенча иминият пенсиясен автомат режимда билгеләү турында гариза бирү мөмкинлеген хәбәр итә.

Шуннан соң пенсияне автомат рәвештә билгеләү электрон хезмәте кешегә берничә сорауга җавап бирергә тәкъдим итә. Алар гражданның пенсия хокуклары турындагы мәгълүматларның тулылыгын ачыкларга һәм аның пенсия күләмен исәпләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук пенсия алу варианты — банк хисабынамы яки Россия Почтасы аша алыргамы икәнен сайларга тәкъдим ителә. Кеше ризалык биргән очракта пенсия автомат рәвештә билгеләнә, һәм билгеләнгән пенсия турында тиешле хәбәр өч сәгать эчендә гариза бирүченеңә шәхси кабинетына килә.

Россиялеләр пенсияләренең ничек формалашуын белеп торсын өчен, Социаль фонд шулай ук вакыт-вакыт гражданнарга тупланган акчалары күләме турында хәбәр җибәрә. Мондый мәгълүматлар өч елга бер тапкыр дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә. Ир-атларга мондый мәгълүмат 45 яшьтән соң, хатын-кызларга 40 яшьтән соң килә башлый. Әлеге документта эш стажы һәм эшләп тапкан пенсия коэффициентлары саны күрсәтелә. Булачак пенсия алдан исәпләнә.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда картлык буенча пенсиягә 58 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 63 яшькә җиткән ир-атлар чыга. Иминият пенсиясен билгеләү өчен 15 елдан да ким булмаган стаж һәм 28,2 пенсия коэффициенты булырга тиеш. Эшләмәүче пенсионерларга уртача пенсия күләме 7,5 процентка индексациядән соң 23,4 мең сум тәшкил иткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев