Картиналарында — туган як гүзәллеге
Рәссам Рәшит Тимериевнең иҗаты белән мин күптән таныш.
Әле узган гасырның 90 нчы елларында ук табигать күренешләрен шулай матур, табигый төсләр белән биргән рәссамның эшләренә сокланып карый идем. Шәһәр күләмендә гомуми күргәзмәләрдә дә аның эшләренә игътибар иттем.
Яңа ел алдыннан рәссамның остаханәсендә булырга туры килде. Аның рәссам пумаласы белән шулай гаҗәп эш итүе, әле алай гына да түгел, күренешләрне шулай табигый итеп киндергә төшерә алуы, чыннан да, күпләрне сокландырыр. Шунысына да игътибар иттем: рәссамның остаханәсендә сакланучы картиналарының күбесендә табигать, авыл күренешләре сурәтләнгән. Сүз дә юк, үзе авылда туып үскән, балачакта авыл урамнарында яланаяк йөгереп йөргән, каз үләннәренең хәтфә йомшаклыгын тойган, кырларда игеннәрнең шаулап үсүенә сокланган, су буйларын, киң болыннарны, калын урманнарны үз күзләре белән күргән кеше генә шундый картиналар иҗат итәргә, төсләрне табигый итеп бирергә сәләтледер, минемчә.
Җырдагыча «Шушы җирдән, шушы туфрактан без», дигәндәй, Рәшит Сөнгать улы шушы төбәктә яшәп иҗат итүче генә түгел, шушы районда туып-үскән кеше дә әле. Шуңа күрә аның туган җир табигате сурәтләнгән рәсемнәре күңел явын ала.
Рәшит районыбызның Үчкә авылында дөньяга килгән. Рәсем сәнгатенә яшьтән үк гашыйк ул. Хәер, алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, әтиләре дә рәсемгә бик оста булган. «Бабайга, сез бу малаегызны укырга бирегез, дип әйткәннәр. Ә бабай, укыйм дип вакыт әрәм итеп йөргәнче, монда да эш бик күп, беркая да җибәрмим», — дигән. Рәшит әтисенең ни өчен рәссам була алмавын әнә шулай аңлата.
Рәшитнең әтисе Сөнгать абый — сугыш ветераны, икенче группа инвалид. Шулай булса да аның төп һөнәре — балта остасы. "Кошевка"лар, "тарантас"лар, ат арбалары, кул арбалары кебек ул вакытта кеше өчен бик кирәкле әйберләр ясаган, йортлар салган ул. «Үчкәдә дә, тирә-як авылларда да әтинең кул көче кергән, ул салган йортлар әле дә саклана. Энесе дә шул эш белән шөгыльләнгән. Абый белән мин дә әти тирәсендә кайнаша идек. Ярдәм дә иттек, үзебез дә балта эшенә кулны шомарттык, — дип, әтисен олы хөрмәт белән искә ала рәссам.
Рәшит Тимериев әтисенең тәрәзә яңаклары ясау өчен сызымнар сызып утырганын бик яхшы хәтерли әле. Бизәкләрне дә үзе уйлап табып ясаган ул. Әлбәттә, башта аларны карандаш белән бик матурлап кәгазьгә төшергән. Уллары да, аннан күреп, әкренләп карандаш тотарга, рәсем ясарга өйрәнә. Аларның мондый һәвәслекләре киләчәк тормышта бик тә ярап куя.
Авыл баласына кая инде ул сәнгать мәктәпләренә, студияләргә йөрү мөмкинлеге! «Без мәктәптә укыганда махсус белемле рәсем укытучылары да юк иде. Менә болай ясагыз, дип өйрәтеп торучылар булмады. Авыл баласы, үзегез беләсез, эш белән үсә. Кечкенәдән әтиәнигә булыштык», — ди Рәшит Сөнгать улы.
Башлангыч сыйныфларны тәмамлагач, ул укуын Каенлыда дәвам итә. Ә урта мәктәпне Кызыл Чапчакта тәмамлый. «Тугызынчы сыйныфта укыганда Ягъфәр исемле рәссам белән очраштым. Аның акварель буяулар белән чиста, матур итеп ясалган рәсемнәрен күреп, шаккатканым исемдә. Бер авылдашыбыз агачтан бизәкле рамнар ясый иде. Аның эшләгәнен карап торгач, моны мин дә булдыра алам бит дип, шундый рамнар ясап караганымны хәтерлим. Менә шулай куллары эш белгән кешеләрдән күреп, алардан үрнәк алып, әкренләп осталыгымны арттырдым», — дип искә ала Рәшит ул елларны.
Берчакны абыйсын күрше авылларга рәссам-бизәүче итеп чакыралар. Совет заманында агитация-пропаганда алга куелган иде бит. Ул анда клубларны бизи, стендлар, плакатлар ясап йөри. Шунда Рәшит тә беренче мәртәбә майлы буяуларны күрә, әкренләп алар белән рәсем ясарга өйрәнә. Әлбәттә, рәсем ясау серләренә ныграк төшенә барган саен, рәсем сәнгате буенча белемен күтәрү теләге дә барлыкка килә.
8 нче сыйныфны тәмамлагач, Лениногорскига сәнгать училищесына укырга керергә ниятли һәм документларын тапшырып, имтихан бирергә китә. Уку теләге шулкадәр көчле булган, күрәсең, шәһәргә баргач, тулай торакка урнашканчы, бер-ике кич подвалда да кунып йөрергә туры килгән аңа. Соңыннан абитуриентлар тулай торагыннан урын бирәләр. Имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, авылга кайтып китә һәм... кабат барырга күңеле тартмый. Авыл баласы бит — бергә укыган, ияләнешкән сыйныфташларыннан аерыласы килми. Соңыннан уку йортыннан: «Сез укырга кабул ителдегез» дигән чакыру килгәч тә, ничектер, кабат тәвәккәлләп, чыгып китә алмый.
Шулай да, Рәшит Тимериевнең сәнгатькә мәхәббәте сүрелми. Ул үзлегеннән белемен арттыра. Рәсем ясау серләренә өйрәтә торган китаплар, дәреслекләр, ярдәмлекләр сатып ала. Аларның берсе — «Школа изобразительного искусства» дигән 12 томлык китап анда әле һаман да саклана икән.
Рәшитнең шөгыльләре рәсем ясау белән генә чикләнми. Баянда уйнарга өйрәнә, ныклап торып радиотехника белән шөгыльләнә. Алар барысы да егетнең сәнгатькә булган мәхәббәтен тулыландыра гына.
Урта мәктәптән соң Түбән Камада һөнәр училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, монтажчы булып эшли, армия сафларына алына. Анда да рәсем ясауны ташламый, кулы эш белгән егетне тиз күреп алалар. Тора-бара ул анда бизәү эшләре буенча алыштыргысыз белгечкә әверелә.
Армиядән кайткач, Химия комбинатына эшкә урнаша. «Химиядә эшләгәндә, әле остаханәм дә юк иде, картиналарымны өйдә иҗат иттем. Этюднигым диван астында иде. Эштән кайтып, ашап-эчкәч, шуларны алам да картиналар ясыйм. Картиналарым шактый җыелды. Элегрәк күргәзмәләр сирәк була иде бит. Шулай да танылган рәссамнарның бер күргәзмәсен дә калдырмаска тырыша идем. Тора-бара рәссамнар белән ныклап аралаша башладым, киңәшләренә колак салдым. Алар: «Синең үзеңнең рәсемнәрең дә яхшы бит, күргәзмәңне уздыр, дип тәкъдим иттеләр», — ди Рәшит.
Чыннан да, ул вакыта рәссамның картиналары шактый җыелган була. Дөрес, аларның кайберләрен ул танышбелешкә бүләк итеп биргән, сатарга да куйгалаган. «Ул чакта миндә күпмедер картиналар запасы тупланган иде. Тәвәккәлләп, күргәзмәмне оештырдым. Паркта бер агач йорт бар иде. Аның хуҗасы Виктор Морозов. Алар хатыны белән бергәләп, бу бинаны алып, шунда картиналар өчен күргәзмә залы ясаган иделәр. Аннан соң Вахитов проспекты башында элекке музейда да күргәзмәләр була иде», — дип искә ала рәссам. Рәшит беренче һәм шунда оештырган. Аннан катнаш күргәзмәләрдә, сезонлы күргәзмәләрдә даими катнаша башлаган.
Рәшит Сөнгать улы 2016 елда Татарстан Рәссамнары берлегенә кабул ителә. Бу аның иҗат дәртен тагын да арттыра. Шунда рәссам Фирдәвес Зарипов белән дуслаша. Аннан соң Баулыда, Җәлилдә Азнакайда пленэрларда катнашу бәхетенә ирешә. «50 дән артык пленэрда катнаштым. Алар бик кирәкле чара: рәссамнар бер-берсеннән үрнәк алып, тәҗрибә уртаклашып, осталыкларын арттыралар, кулларын шомарталар», — ди рәссам. Чистайда гына да биш тапкыр пленэрда була ул. Андагы мәчетнең хәзрәте тематик эшләрне бик ярата икән — борынга мәчетләр, шамаилләр ясау белән кызыксына. Менә шунда бераз гына шамаилләр ясарга да өйрәнә Рәшит.
Рәшит Сөнгать улы 2010 елдан Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгындагы музейны бизәү эшләрендә катнашкан. Ул анда өч ел хезмәт куя. Катлаулы, шул ук вакытта кызыклы эшләр: казып табылган борынгы әйберләрнең күчермәләрен, түшәмнәрдә бизәкләр, карталар ясыйлар. Болгар кирмәнлеге булган урында табылган барлык әйберләр шунда кертелгән. «Великие булгары» дигән картаны да алар ясаган.
«Шундый эшләрне башкару өчен ул вакытта белгечләр бик аз. Аның ише эшләргә һөнәри монументалистлар да бик атлыгып тормый. Чөнки бик җаваплы. Шуңа күрә андый эшләргә шактый җәлеп иттеләр. Кол Шәриф мәчетен бизәүдә дә катнаштым. Анда мозаика ясадык. Эшли-эшли тәҗрибә арта бит ул, Болгарда тупланган тәҗрибә ярдәм итте. Мәскәүдә дә мозаика ясау осталыгымны күрсәтергә туры килде», — ди Рәшит Тимериев.
Хәзерге вакытта күпме картинасы барлыгын төгәл белми дә инде Рәшит Сөнгать улы. Үзе: «Чама белән 200-300 ләп булыр. Чит илләрдә дә картиналарым бар — Төркиядән, Америкадан килүчеләр алып киткән иде», — ди.
Рәссамның иҗат планнары бик зур: тәмамланмаган картиналары да бар, әле башланмаганнары күпмедер?! Ул бүгенге көндә дә иҗат эшен сүрелдерми, күргәзмәләрдә дә катнаша. Аңа нык сәламәтлек һәм зур уңышлар телик!
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев