Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Картадагы адрес буенча: Татарстанда үз җәмәгать судьяңны бер минут эчендә ничек табарга

Татарстан Республикасында суд участоклары буенча бүленгән 190 җәмәгать судьясы суд эшчәнлеген гамәлгә ашыра.

Үзләренең территориаль суд участогы адресын ничек билгеләргә дигән сорау белән еш мөрәҗәгать иткән гражданнарга уңайлы булсын өчен, республика Юстиция министрлыгы махсус онлайн-сервис кулланырга киңәш итә.

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Юлия Михайлова аңлатканча, иң гади ысул — Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының рәсми порталындагы интерактив картадан файдалану.

«Порталда «Территориальная подсудность» вкладкасы бар, анда интерактив карта тәкъдим ителгән. «Адрес или объект» эзләү юлында үз адресыңны кертергә һәм «Найти» төймәсенә басарга кирәк. Система автомат рәвештә тиешле суд участогын күрсәтәчәк», — дип сөйләде Юлия Михайлова.

Адрес кертелгәннән соң, кулланучы тулы мәгълүмат алачак: участок номеры, аның адресы, кабул итү графигы һәм җәмәгать судьясы битенә турыдан-туры сылтама. Бу сервис кирәкле суд участогын тиз һәм төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә, бу гадел хөкем артыннан мөрәҗәгать итү процедурасын гадиләштерә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев