Кармыш авылы таланты
Шәһәрдәшебез Ильяс Бикбаев күпләргә радиосөюче буларак таныштыр. Ә бүген без аны сезгә икенче яктан ачарга булдык. Ул әле оста баянчы, гармунчы да.
Ильяс Нурислам улы тумышы белән Чирмешән районы, Кармыш авылыннан. Туган авылында сигез классны тәмамлагач, алар Түбән Камага күчеп киләләр. Биредә ул 53нче һөнәр училищесында белем ала, аннары инде армия сафларында хезмәт итә.
Ил алдындагы хәрби бурычын намус белән үтәп, туган якларына әйләнеп кайткач, нефть химиясе колледжында укый. Шәһәребезнең иң эре предприятиеләренең берсе булган «Түбән Кама нефтехим» берләшмәсендә 39 ел КИПиА буенча участок мастеры булып хезмәт иткәннән соң, лаеклы ялга чыга. Үзе кайчандыр белем алган нефть химиясе колледжында өстәмә белем бирү педагогы булып эшкә урнаша. Алдан әйткәнебезчә, ул радиосөюче, балаларны да үзенең бу һөнәре белән таныштыра. Колледжда 3 ел чамасы эшләгәч, чакыру буенча кадетлар корпусына күчеп, андагы кадетларны радиоэлектроника дөньясына алып керә.
Ә хәзер Ильяс Нурислам улының башка таланты хакында берничә сүз әйтеп узыйк. Алда язганыбызча, ул әле талантлы, оста баянчы да. Үзе әйтүенчә, беренче мәртәбә гармунны 5 нче сыйныфта укыганда кулына алган. Әтисе Ильяска 2 рәтле хромка гармуны алып бирә. Күрәсең улында талант барлыгын, музыкага тартылганын сизгәндер әти кеше. Гадәттә, күңеле чиста, моңлы кеше генә гармун уйнарга өйрәнә ала, диләр. Ильяс та үзлегеннән гармунда хәйран оста итеп уйнарга өйрәнә.
Нурислам ага үзе дә Кармыш авылының оста гармунчысы була, авылда үткәрелгән һәр чарада актив катнашып килә. Әнисе бик матур җырлый. Шулай ук Чирмешән районыннан, аларның күрше авыл егете, баянчы, «Саз» ансамбле җитәкчесе Рәфкать Гомәровның сыздырып уйнаганына сокланып үсә егет.
70 нче елларда, Түбән Камага күчеп килгәч тә, гармуныннан аерылмый Ильяс, осталыгын арттыра, яңадан-яңа көйләр өйрәнә. 18 яше тулган көнендә әтисе инде аңа баян бүләк итә. «Бу уен коралы минем өчен иң зур, кадерле бүләк, әйтеп бетергесез шатлыклы вакыйга булды. Үзлегемнән баянда төрле көйләр өйрәнә башладым. Баян минем аерылгысыз дустыма әйләнде», — ди И. Бикбаев. Туган көннәрдә, төрле бәйрәмнәрдә, дусларын армия сафларына озатканда Ильясны баянда уйнатып, җырлату гадәти хәлгә әйләнә. Үзе армиядә хезмәт иткәндә дә баян якын дусты була аның.
1984 елда Түбән Камада җыр-бию ансамбле оеша, аңа «Нардуган» дип исем бирәләр. Җитәкчеләре Наил Талип улы Әхмәтшин ансамбльгә йөрүче егетләрне бию серләренә генә өйрәтеп калмый, сәхнәгә чыгып баянда уйнарга да мөмкинлек бирә. Егетләрнең башта сыздырып баянда уйнаганнарын, аннан инде ут чыгарып биегәннәрен күргәнегез бармы?..
Ул чакларны искә алып, Ильяс ансамбльнең ул вакыттагы баянчысы Ринат Сабир улы Мөхетдиновка да рәхмәтләрен җиткерде. «Биеп туктаган арада Ринат Сабирович миңа баянда уйнау кагыйдәләрен төшендерде», — ди Ильяс Бикбаев. Соңрак Ринат Сабир улы шәһәребездә гармунчылар ансамбле оештырып җибәрә. Аңа Ильяс тәкъдиме белән «Чишмә» дип исем кушалар. Чынлап та, бары тик чишмә тавышы, чишмә челтерәве белән гармун моңы күңелләргә үтеп кереп, елата да, җырлата да ала.
Ансамбль гармунчылары бик күп җирләрдә чыгыш ясый. Федераль Cабантуйлар составында гармунчылар Владивостокка кадәр барып җитә. Иваново шәһәрендә Геннадий Заволокинның Бөтенроссия «Играй, гармонь» фестивалендә чыгыш ясап, лауреат булалар. Бу бит — зур җиңү! Күптән түгел Ижевск шәһәрендә «Уйнагыз гармуннар» фестивале узды. Бу фестиваль татар халкы, аеруча гармунчылар арасында бик популяр һәм ел саен үткәрелеп килә. Флюр Гайнемөхәммәтов шәһәребез гармунчылары составына бик теләп Ильяс Нурислам улын да чакыра. Гармунчыларыбыз анда тамашачыларның һәм жюриның мәхәббәтен яулап, призлы урын алып кайттылар. Тынгысыз җанлы Ильяс Нурислам улы быел шәһәрдә узган «Лейся песня» фестивалендә дә катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
Тормыш иптәше, пар канаты Илсөяре белән бер ул тәрбияләп үстерәләр. Уллары Илнур бүгенге көндә Казанда яши, бик матур итеп гитарада уйный. Музыканы тоемлау сәләте гаиләнең, нәселнең каннарында килә.
«Музыка, җыр, баянда уйнау миңа әйтеп бетергесез канәгатьләнү бирә, бәйрәм һәм яшәү мәгънәсе булып тора», — ди танылган баянчы, җырчы, биюче һәм башка тагын бик күп һөнәрләр иясе Ильяс Бикбаев.
Безнең татарның да бит иң яраткан уен кораллары гармун белән баян. Гармун егетләрнең ышанычлы юлдашы, сөйгән ярына мәхәббәт аңлатырга ярдәм итүче дә. Чит илдән кергән көй-музыка никадәр моңлы яки дәртле яңгыраса да, безнең колакка ятышсыз, татар күңеле барыбер гармун, баян телендә моң сорый, моң юксына…
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев