Кардан чистартуда волонтёрлар ярдәме
«Түбән Кама нефтехим» предприятиесендә инвестицион проектларны тормышка ашыруда катнашучы «Ямата» подряд оешмасы эшчеләре «Алмаш» уку-күнегү базасы биналары арасындагы сукмакларны кардан чистартты.
Эш тәмам, күңелләр шат / Фото ntr-24.ru сайтыннан
Эшне яхшы башкарганнар
Үзбәкстаннан килгән электриклар һәм ярдәмче эшчеләр уку-күнегү базасына ярдәм итәргә теләк белдергән. Кар көрәү өчен ун хезмәткәр кулына көрәк алган. Эш тәмамлангач, аларны кайнар чәй белән сыйлаганнар.
– Үзебез дә спорт белән шөгыльләнәбез. Безнең вахта шәһәрчегендә кеч-кенә генә спорт залы бар: буш вакытта тренажёрларда күнегүләр ясыйбыз, футбол, өстәл теннисы уйныйбыз, гер күтәрәбез. Һөнәри спортчылар шөгыльләнә торган яңартылган базаны күрү кызык булды, ә яхшы эш башкаруыбызны аңлау аеруча күңелле. Без һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга әзер, – дип сөйләде «Ямата» компаниясе кураторы Бәйрәм Амуршаев.
«Алмаш» – заманча спорт базасы
«Алмаш» уку-күнегү базасы узган елның сентябрендә зур күләмле яңарту эшләреннән соң кабат ачылган иде. Бүген ул – елына 336 спортчыны кабул итәргә сәләтле заманча уку-күнегү базасы, шулай ук ел әйләнәсе эшләүче спорт-сәламәтләндерү лагере. Анда бер елда 980 гә кадәр мәктәп укучысы ял итә ала.
Спорт базасы территориясендә яңа биналар, заманча инфраструктура, футбол кыры, чаңгы трассалары һәм воркаут мәйданчыклары төзелде. Базаны яңарту СИБУР компаниясе инвестицияләре һәм республика ярдәме белән мөмкин булды.
Һәрчак ярдәм итәләр
– Егетләргә бик зур рәхмәт! Быел кыш кар бик күп яуды, ә безнең территория зур. Аларның ярдәме бик вакытлы булды, – дип билгеләп үтте «Динамо» спорт мәктәбе директоры урынбасары Андрей Жаворонков. – Хәзер «Алмаш»та яшәүче һәм шөгыльләнүче спортчылар биналар арасында иркенләп йөри ала.
Быелгы кышта «Түбән Кама нефтехим» подряд оешмалары шәһәргә даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Алар «Балкыш» приюты, 3 нче балалар поликлиникасы, «Батыр» спорт мәктәбе, шәһәр музее территорияләрен кардан чистартуда катнаштылар, шулай ук Нефтехимиклар паркы территориясен тәртипкә китерүдә коммуналь хезмәткәрләргә булыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев