Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Кар чистарту эшләре сәбәпле, Түбән Каманың Пролетар урамында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

14 февральдә Түбән Каманың Пролетар урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.

Шәһәр администрациясенең хәбәр итүенчә, бу вакытлыча уңайсызлыкларның сәбәбе – карны җыештыру һәм чыгару эшләре.

Чикләүләр Пролетар урамының «Абшерон» рестораны һәм Покров Божьей Матери храмы арасындагы участогына кагылачак. Хәрәкәт кичке җидедән башлап, кар җыю эшләре тәмамланганчы туктатылачак.

Автомобильчеләргә әлеге участокны урап узу өчен үзәк урамнан файдаланырга тәкъдим ителә. Машина йөртүчеләрне, уңайсызлыкларны булдырмас өчен, маршрутларын алдан планлаштырырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыралар.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев