Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Кар белән көрәш: Түбән Камада коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли

Кар җыештыру расланган график буенча алып барыла. Бүген зур техника Тынычлык урамындагы 91нче йорт ишегалдын тәртипкә китерүдә катнашты.

Түбән Камада кар белән көрәш дәвам итә. Коммуналь хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшли. Кар чистартуда махсус техника гына түгел, ишегалдында көн дә эшләүче җыештыручылар да катнаша.

Быелгы кыш алар өчен зур сынау булып тора. Йортта яшәүчеләр дә ярдәмгә килә, бу уртак хезмәтнең уңай яклары күп: «Саф һава сулыйбыз, буыннарга да файдалы, җанга да рәхәт», - ди шәһәрдәшләр.

Бу ишегалдын тәртипкә китерү өчен 5 сәгатьтән артык вакыт сарыф ителгән. Җыелган кар камАЗларга төялеп, махсус полигонга алып барылган. Ләкин эш моның белән генә тәмамланмады, расланган график буенча, техника башка ишегалдына юнәлде.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев