Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кама Аланында 2024 елгы Сабантуйның абсолют батырын сайлыйлар

Бәйрәм 8 июньдә Вязовка елгасы янындагы мәйданда узачак.

Кама Аланында Сабантуй үткәрү тәртибе билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, бәйрәм 8 июньдә Вязовка елгасы янындагы мәйданда узачак.

Чара барышында көндезге сәгать бердән сәүдә рәтләре эшләячәк.

Программаның тантаналы өлеше көндезге сәгать икедә үзәк сәхнәдә башлана, ул тәмамлангач, чакырылган артистлар чыгыш ясый башлый, шулай ук үзешчән сәнгать артистлары концерты узачак.

Майданда исә 15:25 сәгатьтән милли көрәш, уеннар һәм конкурслар оештырыла.

Концерт, спорт чаралары, өстәл уеннары, халык кулланма иҗаты, арт-мәйданчык, киртәләр полосасы, балалар кафесы, аттракционнар һәм башка күп нәрсәләр булачак балалар күңел ачу мәйданчыгы аерым оештырыла.

Кичке алтыдан төп программаның йомгаклау өлеше башлана, аның барышында «Иң яхшы сәүдә ноктасы» конкурсына, спорт ярышларына йомгак ясалачак, шулай ук Сабантуйның абсолют батыры ачыкланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев