Кама Аланы бистәсенең 43 еллыгын зур бәйрәм белән билгеләп үттеләр
Бәйрәм «Чулман су» мәдәни үзәге мәйданында узды.
Түбән Кама районының Кама Аланы поселогы үзенең 43 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм «Чулман су» мәдәни үзәге мәйданында узды. Бина 2020 елда капиталь ремонтланган, шул ук вакытта Кама Аланында «Оазис» эко-паркы барлыкка килгән. Хәзер Сөенеч скверын гамәлгә ашыру, ишегалларын төзекләндерү һәм инфраструктура объектларын заманча күренешкә китерү дәвам итә. Поселок үсеш алган саен, аның халкы да яхшы якка үзгәрә.
Бәйрәм уңаеннан медицина, мәгариф һәм төзелеш вәкилләрен республика һәм муниципаль бүләкләр белән билгеләп үттеләр.
Иң актив кунаклар — балалар булды. Алар өчен бәйрәмдә арт-мәйданчык оештырылды.
Тантаналы шартларда булачак беренче сыйныф укучыларын котладылар. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 12 балага мәктәп портфельләре тапшырылды. Акцинең максаты — авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү.
«Олимпия» боз сарае мәйданында аттракционнар — карусельләр, тир, батутлар, тәм-томнар һәм уенчыклар бар иде. Бәйрәмгә килүчеләр өчен җирле иҗат коллективлары чыгыш ясады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев