Кайбер татарстанлылар ноябрь аенда хезмәт хакын гадәттәгедән иртәрәк алачак
Бу халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Татарстанда яшәүчеләрнең көзнең соңгы аенда озын ял көннәре булачак — 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр. Бу халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле. Моннан тыш, ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, 6 ноябрь ял көне булачак.
Димәк, ял көннәре туры килгән саннарда хезмәт хакы алган татарстанлыларга аны алдан ук исәпләп чыгарачаклар.
Әгәр хезмәткәр гадәттә 2, 3 яки 4 ноябрьдә хезмәт хакы ала икән, аңа түләүләр алдагы эш көнендә — 1 ноябрьдә киләчәк.
6 ноябрьдә хезмәт хакы алучы татарстанлыларга аны 5 ноябрьдә исәпләп чыгарачаклар.
Әгәр дә хезмәт хакы алу көне булып айның 8 нче яки 9 нчы числосы санала икән, ноябрьдә аларга акча 7 ноябрьдә киләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев