Кагыйдәләр яңартылачак
Түбән Камада шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Шакиров рәислегендә тышкы төзекләндерү һәм территорияне карап тоту кагыйдәләренә кертеләчәк үзгәрешләр буенча җәмәгать тыңлаулары узды.
Төзәтмәләр проекты белән Түбән Кама муниципаль районы Советының хокукый бүлек җитәкчесе Рөстәм Зарифуллин таныштырды. Төп яңалыкларның берсе күчемсез милек хуҗаларына кагыла. Яңа кагыйдәләр нигезендә, биналар һәм корылмалар хуҗалары үзләренә караган участканы гына түгел, ә аңа янәшә урнашкан, 50 метрга кадәрге территорияне дә тәртиптә тотарга тиеш булачак. Проектта тагын берничә мөһим үзгәреш тәкъдим ителә.
Яктылык һәм тышкы күренеш. Велосипед юллары мәҗбүри рәвештә яктыртылырга тиешле объектлар исемлегенә кертелә. Шулай ук биналар фасадларында архитектура яктырткычы урнаштыру күздә тотыла. Инженерлык коммуникацияләрен җир астыннан үткәрү тәкъдим ителә.
Күчмә булмаган объектлар өчен чикләүләр. Йорт аркаларында, газоннарда, балалар һәм спорт мәйданчыкларында, шулай ук машина кую урыннарында киосклар һәм павильоннар урнаштыру тыела. Әлеге тыю хайваннар катнашындагы күчмә циркларга да кагылачак.
Бакчачылык ширкәтләрендә тәртип. Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә (СНТ) чүплекләр оештыру рәсми рәвештә тыелачак. Алар каты көнкүреш калдыклары өчен махсус рөхсәт ителгән мәйданчыклар булдырырга бурычлы.
Электр самокатлары кую урыннары. Электр самокатларын һәм башка шәхси мобиль транспорт чараларын (СИМ) бары тик башкарма комитет тарафыннан махсус билгеләнгән урыннарда гына калдырырга рөхсәт ителәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев