«Кадрлар» илкүләм проекты: Татарстанлыларны мәшгульлеккә ничек җәлеп итәләр?
«Кадрлар» илкүләм проекты мәшгульлеккә ярдәм итүнең иң әһәмиятле гамәлдәге чараларын гына түгел, ә яңа инструментларны да үз эченә ала.
2025 ел башыннан Татарстан Республикасында «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, аның максаты — мәшгульлеккә өстәмә җәлеп итү нигезендә икътисадның кадрларга ихтыяҗын канәгатьләндерү.
Илкүләм проект составына дүрт федераль проект керә: «Хезмәт базары белән идарә итү», «Хезмәт базары өчен мәгариф», «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» һәм «Хезмәт кешесе». Алар тотрыклы һәм динамикалы икътисад һәм халыкны саклау, кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту һәм иминлеген арттыру, гаиләгә ярдәм итү кебек милли максатлар күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
«Кадрлар» илкүләм проекты мәшгульлеккә ярдәм итүнең иң әһәмиятле гамәлдәге чараларын гына түгел, ә яңа инструментларны да үз эченә ала. Мәсәлән, «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль проекты кысаларында ел саен региональ, тармак һәм һөнәри-квалификация ягыннан хезмәт базары фаразын формалаштыру һәм яңарту күздә тотыла«, — дип сөйли Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.
Аның сүзләренчә, әлеге фараз һөнәри белем бирү оешмаларына һәм югары белем бирү учреждениеләренә студентларны кабул итүнең гомуми контроль саннарын билгеләү өчен нигез булачак, бу эш бирүченең җитмәгән кадрларга ихтыяҗын канәгатьләндерүгә ярдәм итә.
Моннан тыш, «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында мәшгульлек хезмәтен комплекслы модернизацияләү дәвам итә. Быел республиканың барлык мәшгульлек үзәкләре бердәм стандартларга һәм гражданнар һәм эш бирүчеләр белән эшләүнең гомуми форматына китереләчәк.
«Эчке хезмәт миграциясен үстерү программаларын гамәлгә ашыру башка төбәкләрдә белгечләр җәлеп итәргә теләгән оешмаларга адреслы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән икътисадның өстенлекле тармакларындагы проектларга да. Ә эшләрен үзгәртергә яки өстәмә күнекмәләр алырга теләгән гражданнарның аерым категорияләре өчен һөнәри белем бирүне оештыру буенча яңа алымнар кертелә», — дип искәртә Клара Таҗетдинова.
Министр урынбасары шулай ук илкүләм проект кысаларында инвалидларны эшкә урнаштыруга аерым игътибар бирелүенә басым ясый. Инвалид гражданнарны эшкә урнаштыру белән кызыксынган эш бирүчеләргә махсус эш урыннарын җиһазлауга чыгымнар субсидияләнә — беренче яки икенче төркем инвалидны эшкә алган очракта 200 мең сум түләнә.
«Моннан тыш, урта, һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында укучыларны һәм чыгарылыш укучыларына һөнәри юнәлеш бирү һәм конкрет предприятиеләргә маршрутлаштыру системасын оештыру буенча чаралар планлаштырылган. Шулай ук ел саен мәктәпне тәмамлаучыларның эшкә урнашуы һәм аларга түләнә торган хезмәт хаклары буенча мәгълүматлар нигезендә мәгариф учреждениеләре рейтингы төзеләчәк», — дип аңлата министр урынбасары.
Аның сүзләренчә, «Кадрлар» илкүләм проектының өстенлекле бурычларыннан берсе — «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсын уздыру юлы белән эшче һөнәрләренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру.
«Татарстан Республикасы киләсе 2025, 2026 һәм 2027 елларга «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясендә конкурсның федераль этабының башкаласы итеп сайланды. Моннан тыш, Татарстан вәкилләре «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының башка номинацияләрендә дә катнашачак, ә алар Россия Федерациясе буенча 20 булачак. Сүз уңаеннан, номинацияләренең берсе — «Икенче старт» — алдагы елларда «Демография» илкүләм проекты кысаларында белем алган һәм бүген уңышлы эшләүче гражданнарның катнашуын күздә тота», — ди министр урынбасары.
Клара Таҗетдинова билгеләп үткәнчә, «Кадрлар» илкүләм проекты бурычларына ирешүнең төп күрсәткече булып мәшгульлек үсеше хисабына кадрлар кытлыгын киметү тора.
«Тулаем Россия Федерациясе буенча мәшгульлек үсеше 3 процентка җитәр дип көтелә, шул ук вакытта Татарстан Республикасы зуррак процентка омтыла: соңгы биш елда Татарстанда мәшгульлек бу 3 процентка артты инде. Димәк, илкүләм проект һәм аның федераль проектлары чараларын гамәлгә ашыру эшсез гражданнарны да җәлеп итүгә ярдәм итәчәк, шуңа күрә процент артачак», — дип йомгаклады министр урынбасары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев