Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Изге Рамазан ае башлану уңаеннан, Түбән Кама имам-мөхтәсибенең котлавы һәм файдалы мәгълүматлар

Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Рамазан ае башлану уңаеннан, котлау сүзләре җиткерә.

Иртәгә изге ай башлана. 29 көн дәвамында мөселманнар таң атканнан алып, кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып, изге гамәлләр кылырга тырышачак. Бүген кич Түбән Кама мәчетләрендә беренче тәравих намазы укылачак – ул изге айда яңгырый торган махус дога. Ураза башлануын мөселманнар күтәренке рухта кадерле кунак кебек көтеп алалар.

«Түбәнкамалылар өчен шундый мәгълүмат әзерләдек. Кайчан сәхәр тәмам, кояш чыгу-бату вакытлары язылган».

Үзәк мәчеттә түбәнкамалылар өчен менә шундый белешмәлекләр әзерләгәннәр. Анда Рамазан аена бәйле сорауларга җаваплар табарга була.  Уразаны нәрсә боза? Кемнәргә аны тотмаска ярый? Сәхәр һәм авыз ачу вакытлары. Бүген әлеге залда беренче тәравих намазы укылачак –  ул изге айда укыла торган махсус дога.

«Изге айда уразалар тотып, кичләрен тәравих намазларына басып, Аллаһка якынаеп гөнаһлардан пакьланырга язсын. Изгелекләрдә катнашырга насыйп итсен. Файда алыйк, җәмәгать. Көчле булыйк, динебез өчен, халкыбыз өчен, милләтебез өчен. Аллаһ Тәгалә безгә ярдәм итсен».

19 февральдә изге ай башлана. 29 көн дәвамында мөселманнар таң атканнан алып, кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып, изге гамәлләр кылырга тырышачак.

Кичләрен исә шәһәрдәшләр ифтарга җыелачак. Үзәк мәчеттә көн дә 450дән артык ир-ат өчен табын кору планга кертелгән. Хатын-кызларга өйдә авыз ачырга тәкъдим ителә. Татар халкының элек-электән шундый гореф-гадәт булган, ди Салих хәзрәт Ираһимов. Ураза гаетен мөселманнар 20 мартта билгеләп үтәчәк.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев