Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Ихлас» рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар җыелышы узды

Остазларның ата-аналарга төп мөрәҗәгате — балаларны тәрбияләүдә актив булу һәм аларның рухи сәламәтлеге өчен дога кылу.

«Ихлас» та уку елы барышында төрле яшьтәге 280 бала, традицион кыйммәтләргә нигезләнеп, әхлакый тәрбия ала. Бүген илебез яхшы һәм дөрес тәрбия алган, әхлакый яктан үрнәк булырдай кешеләргә бик мохтаҗ.

Төгәлрәк әйткәндә, җәмгыятебез өчен балаларның тәрбияле булып үсүләре, өлкәннәрнең сүзләрен тыңлаулары, укытучыларга хөрмәт белән караулары һәм илнең киләчәге өчен үзләрендә җаваплылык тоюлары бик әһәмиятле. «Ихлас» үзәгендә балаларны нәкъ менә шуларга өйрәтәләр дә инде. Рухи тормыш нигезләреннән тыш, «Ихлас» та балаларга актив уеннар уйнарга, үзләрен иҗади яктан күрсәтергә һәм кул эшләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәләр. 

«Ихлас» рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәге бары тик ата-аналар акчасына гына яши. Бу уку елында беренче ата-аналар җыелышына йөзгә якын әни һәм әти килде. Алар алдында Түбән Кама районы имам мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, Коръән укытучысы Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов һәм «Ихлас» үзәгенең башка остазлары чыгыш ясады. 

Остазларның ата-аналарга төп мөрәҗәгате — балаларны тәрбияләүдә актив булу һәм аларның рухи сәламәтлеге өчен дога кылу. Әйләнә-тирәдә вәсвәсәләр күп һәм балаларны тәрбияләү эшендә аларга бирешмәү өчен, остазлар һәм ата-аналар тыгыз элемтәдә торалар һәм барлык эшләрдә, шул исәптән хуҗалык эшләрендә дә, бер-берсенә ярдәм итәләр.

Фәнис Кадыйров

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев