Юрист урманда ауган агачларны алырга ярамау турында искәртте
Чыбык-чабык җыярга була.
Урманда тамырдан корыган яки ауган агачларны рөхсәтсез кисү белән шөгыльләнергә ярамый, ә чыбык-чабык җыярга була. Утын әзерләү белән бәйле юридик нечкәлекләр турында Zharov Group идарәче партнеры Евгений Жаров сөйләде, дип хәбәр итә «Прайм» агентлыгы.
Юрист сүзләренчә, урманда чыбык-чабык җыю елның теләсә кайсы вакытында һәм теләсә нинди күләмдә рөхсәт ителә, әмма коры ботаклар һәм агачлар җыю тыелган урыннар да бар. Корыган ботаклар җыю өчен кул пычкысы, балта яки бензин пычкысын кулланырга була, ләкин махсуслаштырылган техника кулланырга ярамый.
«Урман органнары белән килештермичә корыган яки ауган агачларны кисү белән шөгыльләнгән өчен физик затларга да, юридик затларга да җаваплылык яный» — дип ассызыклады Жаров.
Законсыз нигездә агач кисү белән шөгыльләнгән өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.28 маддәсе яки РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Административ хокук бозулар кодексының 8.28 маддәсендә гражданнарга 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф салу һәм законсыз нигездә әзерләнгән ресурсларны һәм техниканы конфискацияләү каралган.
Җинаять кодексының 260 маддәсендә исә законсыз нигездә зур күләмдә (5 мең сумнан күбрәк зыян) агач кискән өчен максималь җәза — ике елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф. Аеруча зур күләмдә (150 мең сумнан артык зыян) кискән өчен — җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф.
«Агачның ылыслары һәм яфраклар булмау, үзагачның төсе үзгәрү һәм сок әйләнеше тукталу кебек табигый үлү билгеләре булу мөһим. Җирдә яткан агачта шулай ук кисеп яки чабып аудару эзләре булмаска тиеш», — дип аңлатты белгеч.
Ул шулай ук кисү яки чабу эзләре булган очракта агачны яисә аның бер өлешен алып китмәскә киңәш итте. Бу очракта алар законсыз нигездә әзерләнгән яисә чит кеше милке булырга мөмкин. Шул ук вакытта арендага алынган участокта коры-сары җыярга ярый, әмма бу мәсьәлә турында арендатор белән сөйләшү яхшырак, дип нәтиҗә ясады Жаров.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев