Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Юрист Соловьев машинада кайчан музыканы каты итеп тыңларга ярамавы турында сөйләде

Биредә җәмәгать тәртибен бозу турында сүз бара.

Әгәр машинада көчле музыка яңгырый икән, биредә җәмәгать тәртибен бозу турында сүз бара. Россиянең атказанган юристы, Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының элеккеге җитәкчесе Иван Соловьев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Үз вакытында РФ Югары судының аңлатмасы бар иде. Аннан аңлашылганча, әгәр кешеләр автомобильдә музыка акырта икән, биредә тавыш нормалары яки ниндидер санитария нормалары турында түгел, ә җәмәгать тәртибен бозу хакында сүз бара. Әмма барысы да музыканың кайсы вакытта яңгыравына бәйле. Һәр төбәкнең тынлык турында үз кануны бар. Димәк, тынлык турында төбәк законын һәм административ хокук бозулар хакында төбәк кодексын алып, анда нинди җаваплылык каралганын карарга кирәк», — дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.

Ул билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә конкрет регионга бәйле рәвештә 23.00 сәгатьтән 07.00 сәгатькә яки 08.00 сәгатькә кадәр тавышланырырга ярамый. Шулай ук күп кенә төбәкләрдә балаларга 13.00-15.00 сәгатьләрдә йоклау өчен көндезге тәнәфес каралган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: тынлык турындагы республика законы нигезендә, Татарстанда эш көннәрендә — 22.00-06.00, ә ял көннәрендә 22.00-09.00 сәгатьләрдә тавышланырга ярамый. Билгеләнгән нормаларны бозучы гражданнар өчен штраф күләме 500-1000 сум тәшкил итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев