Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Юрист нинди чүп-чар өчен 3 мең сумга кадәр штраф янавын сөйләде

Кеше әлеге таләпне бозса, Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе буенча аны 2-3 мең сум штраф көтә, дип искәртте эксперт.

Чүп контейнерларына төзелеш чүп-чарын, батарея һәм аккумуляторларны, зур күләмле көнкүреш техникасын, компьютер, иске шиннар, мебель һәм макулатураны ташларга ярамый. «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Европа юридик хезмәтенең әйдәп баручы юристы Евгений Корнеев бу сорауга ачыклык кертте.

Кеше әлеге таләпне бозса, Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе буенча аны 2-3 мең сум штраф көтә, дип искәртте эксперт.

Юрист аңлатканча, төзелеш эшләреннән калган чүп-чар каты коммуналь калдыкларга керми. Алар I-IV класс куркынычтагы калдык санала, шуңа күрә аларны илтеп түгәргә кирәк. Моның өчен гражданин шундый чүп-чарны транспортлауга лицензиясе булган оешма (ИП) белән килешү төзергә тиеш.

Батарея һәм аккумуляторларга килгәндә, аларда цинк, кургаш һәм кадмий бар. Бу матдәләр, таркалган вакытта, суны һәм туфракны агулый ала.

Зур күләмле көнкүреш техникасы, компьютерлар, иске шиннар, йорт җиһазлары һәм хәтта макулатура да бик озак таркала һәм аларда экологиягә зыян китерә торган матдәләр бар. Аларны утильләштерү өчен махсус оешма белән килешү төзергә кирәк.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев