Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Юрист ишегалдында тулы көченә музыка куючыларга каршы ничек көрәшергә кирәклеген аңлатты

Эшләп торучы машинадан килгән тавыш 96 децибелдан артмаска тиеш.

Әгәр ишегалдында кемдер машинада каты итеп музыка тыңлый икән, башта бу кешеләр янына килергә һәм мәсьәләне тыныч хәл итәргә кирәк. Бу хакта «Татар-информ»га Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев хәбәр итте.

«Әлбәттә, башта килеп, кешеләрдән музыка тавышын басуны һәм иҗтимагый тәртип саклауны сорарга мөмкин. Ярдәм итми икән — полиция чакырабыз, полиция килә һәм кисәтә, алар тынычлыкны бозуны дәвам итәләр икән, беркетмә төзи», — дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Ул шулай ук коллектив шикаятьнең мондый ситуацияләрдә һәрвакыт нәтиҗәлерәк эшләвен өстәде.

«Әгәр сез күршеләрегез белән берләшсәгез һәм участковыйга коллектив шикаять язсагыз, бу зуррак нәтиҗәгә китерәчәк», — диде юрист.

Шул ук вакытта ул хокук бозучылар белән сугышмаска чакырды.

«Әгәр сезгә җавап итеп, сүгенү сүзләре ишетелсә, бу вак хулиганлыкка керә һәм шулай ук Административ хокуклар бозулар турындагы кодекс буенча җәза бар. Димәк, мондый очракларда да гариза языгыз һәм җаваплылыкка тартыгыз», — дип киңәш итте Соловьев.

Мондый ситуацияләрдә санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормалар турында истә тотарга кирәк.

«Һәм санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормалар бар, алар буенча эшләп торучы машинадан килгән тавыш 96 децибелдан артмаска тиеш. Һәм бу бөтен нәрсәне үз эченә ала: двигательнең тавышын да, автомобильдән ишетелгән музыканы да. Шулай булгач, әгәр машина йөртүче сезнең тынычлыгыгызны боза икән, сезнең санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә һәм нормаларга сылтау өчен сәбәбегез бар», — дип йомгаклады Соловьев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев